Гней Марций Кориолан

From Wikipedia, the free encyclopedia

Гней Марций Кориолан
Remove ads

Гней Марций Кориолан (tat. lat. Gney Martsiy Koriolan(үле сылтама), лат. Coriolanus) – Борынгы Рим риваятьтәге гаскәр башлыгы, патриций булып плебейларны яратмаган өчен Рим шәһәреннән сөргәннән соң, Римга каршы үч алсын өчен Рим дошманнары бергә һөҗүмне оештырган ләкин тәмамламаган.

Кыска фактлар Гней Марций Кориолан, Туган телдә исем ...
Thumb
Әнисе һәм хатыны Кориоланны Римны һөҗүм итмәскә күндерәләр
Remove ads

Тарих

Рим өчен Шөһрәт

Гней Марций 493 б.э.к. яшь егет булганда вольсклар башкаласы Кориол шәһәрен буйсындырган өчен Кориолан исеме белән аталган.

Нәфрәт

Кориолан патриций булып туган гади халыкны - плебейларны бик яратмаган һәм плебейларга трибун яклавы бирмәвен таләп иткән. Шуның өчен хәтта плебейларга бодайны арзанрак сатарга тәкъдим иткән.

Плебейларны яратмаган өчен трибуннар Кориоланны хөкемгә чакыра, беренче тапкыр Рим тарихында патриций хөкемгә чакырылган булган.

Хыянәт

Кориолан плейбейлар алдында җавап бирергә баш тарткан һәм Рим шәһәрен ташлап киткән. Кориоланның плебейларга карата нәфрәт хисләре бик көчле булганлыктан ул Рим дошманнарына - вольскларга киткән. Шулай итеп плебейларны яратмаган сәбәпле Кориолан туган Рим шәһәрен хыянәт иткән һәм Римга каршы сугышны әзерли башлаган.

Туган шәһәренә үч алу омтылышы

Кориолан вольск гаскәр башлыгы Тулл Ауфидий белән Рим "плебей шәһәренә" үч алсын өчен Римга каршы гаскәрне китергән.

Кичерү һәм чигенү

Кориолан Римны һөҗүм иткәнче Рим Кориоланга илчелекне җибәрергә дучар булган. Шушы илчелектә Кориолан әнисе Ветурия һәм хатыны Волумния булган, алар Кориоланны Римны тимәскә күндергәннәр. Әнисе һәм хатыны тыңлап Кориолан соңгы мизгелдә "плебей шәһәрен" Римны кичергән һәм вольсклар гаскәрен Рим шәһәреннән артка юнәлдергән, шушы хыянәт өчен вольсклар Кориоланны үтергәннәр.

Remove ads

Беренче ксенофоб: "Рим патрицийлар өчен"

Шулай итеп, плебейларны көчле яратмаган сәбәпле Кориолан ике яктан хыянәтче булып чыккан. Кориолан кайчакта "беренче патриций ксенофобы" булып атала. Кориолан шәхесенә күп борынгы тарихчылар - Плутарх, Ливий, Дионисий, Цицерон, Момзен - үз китапларын багышлаган.

Кориолан шәхесе кайбер милләтчеләрдә, Ницше тарафдарларында үрнәк булып санала.

Кориолан мәдәнияттә

Кориоланга дөнья мәдәниятендә күп әсәрләр багышланган:

  • "Кориолан" - Шекспир фәҗигасе
  • «Кориолан» — Генрих-Иосиф Коллин фәҗигасе.
  • Кориолан (увертюра) — мәшһүр Бетховенның до минор Ор. 62 Генрих-Иосиф Коллин фәҗигасенә увертюрасы.
  • «Кориолан» — Рэйф Файнс триллеры
  • « Кориолан » — совет телеспектакле
  • « Кориолан » — Станислав Лем "Терминус" китабында галәм корабы исеме.

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads