Ивановка төзелеше (Казан)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ивановка төзелеше (шулай ук Иваново бистәсе) — Казан шәһәренең хәзерге Мәскәү районы территориясендә урнашкан бистә.
Remove ads
Атаманың килеп чыгышы
Бистә Казан Иоанн-Предтеченск монастыре җирләрендә урнашу сәбәпле «Ивановская» исемен ала[3]; XIX гасыр азагы — XX гасыр башында Казан белән чиктәш җирләрдә барлыкка килгән бистәләр «төзелеш» дип атала: Удел төзелеше, Яңа (Яңа-Кизик) төзелеше һ.б.[4]
Тарихы
Бистә 1906 елдан да соңга калмыйча барлыкка килгән[5]
1920 елда Казан өязенең Каймар вулысы Ивановка төзелеше бистәсендә: балалар бакчасы, 1 нче баскыч мәктәбе, наданлыкны бетерү мәктәбе, Казан өяз совет милициясенең 3 нче районы штаб-фатиры булган[6]
Иваново төзелеше Казанның берләштерелгән Бистәсе районына ТАССР Үзәк Башкарма Комитетының һәм Халык Комиссарлары Советының 1924 елның 2 ноябрендәге карары белән кушыла[7]
Remove ads
Халкы
1908[1] | 1924[2] |
---|---|
354 | ↗1029 |
1923 һәм 1926 елларга алынган мәгълүматлар буенча, Кизик бистәсендә, Яңа төзелеш һәм Иваново төзелеше бистәләрендә 1829 һәм 1780 кеше яши, шулардан руслар — 1645 кеше (89,40%), татарлар — 119 кеше (6,47%), чуашлар һәм марилар — 2 кеше, башкалар —12 кеше[8].
Урамнары
- Семинар → Кызыл Байрак (1927) → Тунаков урамы (2001)
- Берьяклы Семинар → Партизан урамы (1927)[9][10]
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads