Ижора теле

From Wikipedia, the free encyclopedia

Ижора теле
Remove ads

Ижора теле (үз исеме - ižorin klili) - Россия Федерациясенең Ленинград өлкәсендә яшәүче аз санлы ижор халкы теле. Урал теле гаиләсенең Балтыйк буе фин телләренең төньяк төркеменә керә.

Кыска фактлар Ижора теле, Дәүләт ...
Thumb
Ижора теленең I һәм II меңъеллыклар арасында таралышы

Ижор теле юкка чыгу куркынычы астында: 2009 елда ул ЮНЕСКО тарафыннан «югалуы куркынычы көчле булган телләр» астында (инглизчә severely endangered) искә алына.

Ижор теленең төп дүрт диалекты — сойка, түбән луга, хэва һәм оредеж (соңгы икесе бүгенге көнгә юкка чыкканнар) аерылып тора.

Ижор теле сүзләрендә басым беренче иҗеккә ясала. Сузык авазлар сузылу буенча аерыла. Синтаксис сүзләрнең ирекле тәртибе белән характерлана,төп тәртип SVO булып санала. Лексика, күпчелек өлешендә, үзенеке; алынмалар арасында русизмнар өстенлек итә.

Remove ads

Таралышы

Хәзерге вакытта Ленинград өлкәсенең Кингисепп районында ижор телендә сөйләшәләр. Элегрәк ул Ломоносов һәм Гатча районнарында да таралган була.

1732 елда Игерманландиянең яңа кушылган җирләрендә патша хакимияте 14,5 мең "ижорян" кешесен исәпләгән, шул ук вакытта гомуми санга водь халкы да кергән, П.И. Кеппен исәпләп чыгарганча, 1848 елда ижорлар 18 489 кеше булган (Санкт-Петербург губернасында 17 800 һәм Карелиядә 689). 1897 ел мәгълүматлары буенча, 13 725 кеше. 1926 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, ижорлылар саны 16 137 кеше, 1959 елгы халык санын алу буенча — 1062 кеше генә, аларның 369ы — тел йөртүче; 1970 елгы халык санын алу буенча 781 кеше, шуларның 208е туган телен ижор теле дип санаган; 1979 елгы халык санын алу нәтиҗәсендә, 748 ижор теркәлгән, 1989 елгы халык санын алу вакытында 820 кеше ижор була, шуларның 302се ижор телен туган теле дип санаган. 2010 ел мәгълүматлары буенча, ижор теленә ия булу турында 123 кеше белдергән. 2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, ижорларның уртача яше 65,8-70,5 яшь булган.

Ижорлылар, Ленинград өлкәсендә яшәүче аз санлы халык буларак, 2002 елда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясенең аз санлы халыкларының бердәм исемлеге турында»2000 елның 24 мартындагы 255 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясенең аз санлы халыкларының бердәм исемлегенә кертелгән.

Remove ads

Язу

2014 елдан кулланыла торган ижора теле әлифбасы:

A a B в C c D d E e F f G g H h
I i J j K k L l M m N n O o P p
R r S s Š š T t U u V v Y y Z z
Ž ž Ä ä Ö ö

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads