Ирена Вейсайте
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ирена Изидоровна Вейсайте (литв. Irena Veisaitė; 1928 елның 9 гыйнвары, Каунас, Литва Республикасы, ССРБ — 2020 елның 11 декабре, Вильнүс, Литва) — совет һәм Литва әдәбият белгече, театр белгече һәм театр тәнкыйтьчесе, җәмәгать эшлеклесе, Көнбатыш Европа һәм театр тарихы буенча хезмәтләр авторы.
Remove ads
Тормыш юлы
Ирена Вейсайте 1928 елның 9 гыйнварында Литваның Каунас шәһәрендә яһүд гаиләсендә туа. 1934—1941 елларда идиш телендә укытулы Шолом-Алейхем исемендәге Каунас гимназиясендә укый. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Каунас геттосында әти-әнисен югалткан.
1947 елда Саломеи Нерис исемендәге Вильнүс урта мәктәбен тәмамлый. 1953 елда Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый, анда алман телен һәм әдәбиятын өйрәнгән. 1963 елда «Поздняя лирика Гейне: „Романсеро“» темасына Ленинград дәүләт университетында филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.
1953—1997 елларда Вильнүс педагогика институтында (1992 елда Вильнүс педагогика университеты итеп үзгәртелгән) Көнбатыш Европа әдәбияты, Алман әдәбияты, XX гасыр театры тарихы курсларын укыта. 1965 елдан доцент; 1999 елда Вильнюс педагогика университетының мактаулы профессоры исеменә лаек була.
1963—1964 еллардан театр тәнкыйтьчесе буларак билгеле.
2020 елның 11 декабрендә Вильнүс шәһәрендә коронавирус йогышы нәтиҗәләреннән 93 яшендә вафат була[2].
Remove ads
Фәнни эшчәнлек
Литва һәм башка илләр матбугатында 200 дән артык мәкалә бастырган. Берничә китап авторы; мәктәп дәреслекләре автордашы.
Җәмәгать эшчәнлеге
1990 елда профессор Чесловас Кудаба белән бергә Ачык Литва фондына (Atviros Lietuvos Fondas) нигез салучы була. 1993 елга кадәр Ачык Литва фонды идарәсе вице-рәисе, 1993—2000 елларда идарә рәисе була. Ачык җәмгыять институты (Будапешт) һәм башка халыкара хөкүмәтнеке булмаган оешмалар идарәсе әгъзасы, Нидада Томас Ман мәдәни үзәге кураторы, ЮНЕСКО Литва милли комитеты, Литва Мәдәният министрлыгының Сәнгать советы әгъзасы.
Бүләкләр
- 1995 — Дүртенче дәрәҗә Литва Бөек кенәзе Гядиминас ордены.
- 2006 — Барбара Радзивилл медале — мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен.
- 2008 — Литва фән һәм мәгариф министрлыгының мактау билгесе.
- 2012 — Гёте медале — Литва-Алмания мәдәни алмашыну эшчәнлеге һәм гражданлык батырлыгы өчен[3].
Китаплар
- Ауримас Шведас, Ирена Вейсайте. Жизнь должна быть чистой. Перевод с литовского Анны Герасимовой. М.: Пробел-2000, 2019.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads