Ирина Шәрипова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ирина Шәрипова (1992 елның 7 феврале, Бохара, Үзбәкстан) — Россия топ-моделе. «Татарстан Гүзәле» 2010, «Дөнья Гүзәле 2010» конкурсында Россияне тәкъдим иткән беренче «вице-мисс Россия» 2010.
Remove ads
Биография
1992 елда Үзбәкстанда туа, әтисе үзбәк (Ирина аны белми[1]), әнисе рус, украин һәм татар тамырларына ия[2]. Аның әнисе дә модель булган, «Бохара Гүзәле» (1989) һәм «Үзбәкстан Вице-миссы» (1990) исемнәренә лаек булган. 7 яшендә әбисе янына Татарстанга күчеп кайта, анда мәктәпне тәмамлый, Казан технология университетына дизайнер белгечлеге буенча укырга керә[3]. 2010 елда «Татарстан Гүзәле» конкурсына кастинг уза, нәтиҗәдә анда җиңә[3]. Шул ук елны «Россия Гүзәле» конкурсында катнаша һәм анда вице-мисс була[4], конкурсны оештыручылар карары буенча, Кытайда узган «Дөнья Гүзәле 2010» конкурсында Россияне тәкъдим итә. Конкурста иң матур модельләрнең топ-25 керә.
Халыкара подиумда 2012 елда дебют ясый, 2013 елда Marie Claire журналының тышлыгына эләгә. 2014 елның сентябрендә Миланда мода атнасында Dolce & Gabbana күргәзмәсен ача[5].
Төрле вакытта Akris, Billy Reid, Cedric Charlier, Chanel, Dsquared2, Dolce & Gabbana, Ermanno Scervino, Giorgio Armani, Givenchy, Holmes & Yang, Jeremy Scott, Kenzo, Mara Hoffman, Marc Jacobs, Nicholas K, Nina Ricci, Oscar de la Renta, Pamela Rolland, Philipp Plein, Rag & Bone, Ralph Lauren, Sonia Rykiel, TopShop, Tory Burch, Valentin Yudashkin, Versace, Vivienne Westwood һәм башка күргәзмәләрдә катнаша[6].
2014 елда Victoria's Secret компаниясенең йомгаклау күргәзмәсенә чакырыла[7].
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads