Карабаш (үсемлек)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Карабаш (лат. Prunella) – Иренчәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Remove ads
Таралуы
10 нан артык төре билгеле, Евразиядә, Төньяк Америка һәм Төньяк Африкада таралган.
Татарстан территориясендә бер төре – гади карабаш (P. vulgaris) барлык районнарда очрый. Дымлы болыннарда, урман кырыйларында, сулык ярларында, юл буйларында үсә.
Ботаник тасвирлама
Сабагы туры, дүрт кырлы, 15-35 см биеклектә. Тамырчасы шуышма, озын. Яфраклары каршыдаш, озынча йомыркасыман. Чәчәкләре шәмәхә, сирәк кенә ак, ике иренле, сабак очындагы боҗралы башаксыман чәчәк төркемендә. Һәрбер чәчәк киң чәчәк яны яфрагы куентыгында урнашкан. Җимеше – күпчикләвек. Июнь-августта чәчәк ата. Җимешләре июль-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.
Куллану
Үсемлекнең җир өсте өлешләрендә флавоноид, сапонин, органик кислоталар, микроэлементлар, эфир мае бар.
Халык медицинасында ялкынсынуга каршы, тән кызышканда, бәвел кудыру чарасы буларак кулланыла.
Баллы үсемлек.[3]
Төрләре
- Prunella albanica Pénzes
- Prunella cretensis Gand.
- Prunella grandiflora (L.) Scholler
- Prunella hyssopifolia L.
- Prunella laciniata (L.) L
- Prunella orientalis Bornm.
- Prunella prunelliformis (Maxim.) Makino
- Prunella vulgaris L.
- Prunella × bicolor Beck (P. grandiflora × P. laciniata)
- Prunella × codinae Sennen (P. hyssopifolia × P. laciniata)
- Prunella × gentianifolia Pau (P. hyssopifolia × P. vulgaris)
- Prunella × intermedia Link (P. laciniata × P. vulgaris)
- Prunella × surrecta Dumort. (P. grandiflora × P. vulgaris)
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
