Карел Гавличек-Боровский

From Wikipedia, the free encyclopedia

Карел Гавличек-Боровский
Remove ads

Карел Гавличек-Боровский (чех. Karel Havlíček Borovský [ˈkarɛl ˈɦavliːtʃɛk ˈborofskiː] ; Карел Гавличек, Гавел Боровский псевдонимы ; 1821 елның 31 октябре, хәзерге Гавличкув Брод шәһәре янындагы Борова бистәсе — 1856 елның 29 июле, Прага) — чех сәясәтчесе, шагыйрь, публицист; чех журналистикасына, сатирага һәм әдәби тәнкыйтькә нигез салучыларның берсе. Вацлав Гавел аны беренче чех диссиденты дип атаган.

Кыска фактлар Карел Гавличек-Боровский, Тугач бирелгән исеме: ...
Remove ads

Биографиясе

Сәүдәгәр гаиләсендә туган. Немецкий Брод (хәзерге Гавличкув Брод) урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Прагадагы Чарльз университетында (1838 — 1840), аннары теологик семинариядә укыган, аннан ирекле фикер өчен куылган (1841).

Богемиягә (Чехия) кайткач, ул журналистика белән шөгыльләнә. 1846 елда Ф. Палацкий ярдәме белән чех телендәге «Прага газетасы» Pražské noviny (1846 — 1848) һәм аны әдәби өстәмәсе «Чех бал корты» (Česka včela) журналының баш мөхәррире булып китә. Аның беренче мәкаләсе «Славян һәм чех» исеме астында дөнья күрә. Гавличек үзе аны бастыруны «сугыш декларациясе» дип атый.

1848 елгы революция башлангач, ул "Прага" газетасын калдырып, «Халык газетасы» (Národní noviny) чыгара башлый, басма Чехия либералларының абруйлы һәм популяр органына әверелә. 1848 елда ул Чехия Сеймына һәм Австрия Парламентына сайлана. Ул Прагадагы Бөтен Славян конгрессын оештыручыларның берсе була, Польша һәм Хорватия язучыларын конгресста катнашырга җәлеп итү өчен Польшага һәм Хорватиягә бара.

Thumb
Бриксендагы Гавличек яшәгән йорт

Ул илдә оешкан реакцион режимга каршы, Май заговорында (Майский заговор (1849)) катнашучы (1849) буларак, ул 1849 елның апрелендә судка бирелә.Шул ук елны, ул мәкаләләрнең эчтәлеген гаепләнгән суд процессында җиңүгә карамастан, кулга алына һәм яшерен рәвештә, хөкемсез һәм тикшерүсез, Бриксенда (Тирол, хәзерге Италиядә Брессанон) сөргенгә җибәрелә.

Туберкулез белән авырган Гавличка Прагага, хатынының җитди авыруы аркасында, 1855 елның апрелендә, үзенең дә үлеме алдыннан (кайтуына хатыны үлгән) кире кайтырга рөхсәт итәләр. Соңгы сәяхәтендә аны биш меңгә якын таланты җанатарлары озатып бара.

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads