Кемлек (иҗтимагый фәннәр)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Психология һәм социология фәннәрендә, кешенең индивидуальлеген яки төркемгә караганын күрсәтү һәм аны билгеләү өчен кулланылган төшенчәне кемлек яки шәхси үзбилгеләнеш дип атыйлар.
Кеше төркемнәре эчендәге сәяси мәсьәләләр милли кемлек һәм мәдәни кемлек тирәсендә әйләнә. Төшенчә аеруча иҗтимагый психология (ингл.) соравы буларак үсеш ала.
Remove ads
Билгеләү
Кемлек аерым бер шәхеснең, яки аерым бер иҗтимагый категорияның яки төркемнең бар әгъзаларга хас булган үзенчәлек буларак билгеләнә ала. Кемлек белән идентификация арасында аеру мөмкин - беренчесе тамганы, икенчесе исә классификация процессын билгеләү өчен кулланыла. Ягъни кемлекне бер яктан мөнәссәбәт, икенче яктан контекстуаль булуын, идентификация актны исә процессуаль бер феномен икәнен билгеләү дөрес була.[1]
Берәүнең кемлегенең формалашуы аның үзе өчен әһәммиятле дип күргән башкалар белән идентификацияләү (гадәттәгенчә ата-ана һәм тормыш тәҗрибәсендә очраган башка шәхесләр, төрле җәмгыяви төркемнәр белән ассоциатив бәйләү) аркылы урын ала. Болар үзенчәлекләре, кыйммәтләре һәм ышанычлары шәхес өчен кызык һәм уртаклашу теләнелгән дип күренгәндә (идеалистик идентификацияләү процессы) яхшылар, үзенчәлекләрен уртаклашу теләге булмаганда исә (үз-үзенең кемлеген тәэсирләреннән саклауга юнәлгән контр-идентификацияләү процессы) начарлар дип күренә алалар. [2].
Психологик кемлек шәхеснең үз-үзенең нинди икәнлеге турындагы 'менталь моделе' (ингл.) булган үзбилгеләү, үзбәяләү, һәм 'индивид булу' (ингл.) үзлекләренә бәйле. Нәтиҗәдә, Weinreich түбәндәге билгеләмәгә килә "Шәхеснең кемлеге үз-үзе турында йөрткән төрле фикерләрдән барлыкка килә. Бу берлектә шәхес үзе турында берәр мизгелдә йөрткән фикерләр, үткәндәге үзе турындагы фикерләре һәм үзенең киләчәктә нинди булачагына ашкынулар арасындагы дәвамлылыгын күрсәтә"; бу кемлек аспектларга билгеләмә бирергә мөмкинлек ача, ягъни: "Берәүнең этник кемлеген үз ата-бабалары турындагы йөрткән фикерләре белән этник милләтенә караган киләчәккә таба юнәлгән ашкынулары арасында дәвамлылыгын күрсәтүче үлчәнешләрдән торган үз-үзе турында йөрткән фикерләр бөтенлегенең өлеше" [3].
Кеше бер үк вакытта үзен аерым шәхес буларак һәм башка кешеләр, фикерләр һәм табигать белән мөнәсәбәтләрендә ничек күргәненә тәэсир итүче җенси кемлек (ингл.) үзенчәлеге психология фәне тарафыннан кемлекнең зур өлешен билгели тип әйтелә. Кемлекнең расага, дингә, этноска, һөнәргә һ.б. аспектлары нинди дер дәрәҗәдә яки аерым очракларда әһәммиятле була алалар [4]. Когнитив психологиядә (ингл.), "кемлек" термины рефлексия (ингл.) һәм үз-үзен тану мөмкинлеген билгеләү өчен кулланыла. Калып:Harv.
Remove ads
Психология кулланылышы
Җәмгыяви психологиядә
Коллектив кемлек
Кешеләрнең күбесе үзләренең кемлек төркемнәре ярдәмендә төрле җәмәгатьләргә кергәнлектән позитив үзаңлау хисен сизә. Тикшеренүчеләр шулай ук кешеләрнең нигә дискриминацияләүдә катнашканнарын ачыкларга, ягъни нигә алар "үз төркемнәре" әгъзалары дип санаганнарны аутсайдерларга караганда өстен күрүләрен аңлату юлларын табырга торышканнар иде. Бу сорауларның икесе дә Ижтимагый кемлек юлы(ингл.) чикләрендә зур игътибарга лаек булды. Мәсәлән, иҗтимагый кемлек теориясы (ингл.) тирәсендәге хезмәтләрдә үз- ("без" төшенчәсе) һәм башкалар ("алар" төшенчәсе) арасында аерманың билгеләнү аркылы, кешеләрнең башкаларны ничек күргәнлегендә сизелерлек тәэсиргә китерә ала Калып:Harv.[5]
Фәлсәфәдә кулланылышы
- Шулай ук карагыз: en:Personal identity (philosophy) һәм en:Identity (philosophy).
Кемлекне фәлсәфәчеләр дә игътибарсыз калдырмадылар - төшенчәнең фәлсәфи тикшеренү күп яктан психологик тикшеренүләргә карата алдарак ясалды. Фәлсәфәчеләрнең бу мәсьәләгә игътибар итү - Декарттан башлана.
Һегель кешеләрнең һәр вакыт шикләнү һәм аңлы хәлдә булмаганларын алга сөрә, һәм Декарт белән килешми.
Мартин Хайдеггер (ингл.), Ницше кебек үк, хезмәтләрен кемлек мәсьәләсенә багышлаган иде. Анын фикеренчә, кешеләр үлем белән очрашкач кына үзләренең кемлеге турында уйлый башлыйлар.
Remove ads
Йогынтысы
Күп төрле тикшеренү традицияләр бүгенге көндә төрле феноменнарны өйрәнгәндә кемлек күзлеген кулланганнары сәбәпле, йогынтылар күпьяклы.
Кемлек үзгәрешләре
Йогынтылар арасында әһәммиятлеләре кемлек үзгәрешенә (ингл.) китерүче нәтиҗәләргә бәйле.
Контекстлар үрнәкләре:
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Библиография
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads