Контекст реклама
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Контекст реклама - (ингл. Contextual advertising, рус. Контекстная реклама) - максатланган интернет-рекламаның бер төре. Контекст рекламалар сәхифәнең эчтәлегенә күрә автоматик системалар белән сайланалар. Шулай итеп, контекст реклама максатлы булып эшли, ягъни кулланучыларны җәлеп итүче һәм кызыксындыручы эчтәлеккә ия булган белдерүләр генә күрсәтелә. Эчтәлеге буенча реклама ике төрле була ала: язмалы-рәсемле белдерү яки реклама баннеры.
Контекст реклама, гомумән, башка интернет-рекламаларына күрә үзенә максатлы зиярәтчеләрне күбрәк җәлеп итә, шулай итеп, контекст рекламаның нәтиҗәлелеге күбрәк булып чыга. Контекст реклама шулай ук сайт хуҗалары өчен тагын бер керем чыганагының берсе. Рекламаны сайттан сату өчен, мөгаен, ике нәрсә кирәк - файдалы сайт һәм белдерүләр өчен түлиячәк реклама бирүче. Реклама бирүчеләрне һәм сайт хуҗаларын контекст реклама тәэмин итүчеләр (провайдерлар) берләштерә.
Remove ads
Контекст реклама ничек эшли
Контекст реклама системасының коды сәхифәгә урнаштырылгач, система сәхифәне тарый һәм ачкыч сүзләрне табып, кулланучы карый торган сәхифә белән бәйле белдерү чыгара. Рекламалар сәхифә эчендә күрсәтелгән кебек, popup-белдерү рәвешендә дә чагылдырыла ала. Контекст рекламаны шулай ук эзләгечләр үзенең эзләү нәтиҗәләре сәхифәсендә чагылдыра. Һәр эзләгечнең үзенә күрә сайланган реклама системасы бар.
Remove ads
Контекст рекламаның тәэмин итүчеләре
- Google AdWords[1] (реклама бирүчеләр өчен) һәм Google AdSense[2] (сайт сәхибләре өчен) - контекст реклама өлкәсендәге дөньякүләм лидеры.
- Яндекс.Директ[3] (реклама бирүчеләр өчен) һәм Яндекс Реклама Челтәре[4] (сайт сәхибләре өчен)
- Бегун[5] (һәм реклама бирүчеләр, һәм сайт сәхибләре өчен)
- Yahoo! Publisher Network[6] (һәм реклама бирүчеләр, һәм сайт сәхибләре өчен)
- Microsoft adCenter[7] (һәм реклама бирүчеләр, һәм сайт сәхибләре өчен)
Remove ads
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads