Кәпәй-Кобау
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Кәпәй-Кобау' — Башкортстанның Бүздәк районындагы татар авылы. Кәпәй-Кобау авыл советы үзәге. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 949 кешенең яшәве мәгълүм.
Remove ads
Сыйфатлама
Кәпәй-Кобау авыл советына Казаклар-Кобау, Батырша-Кобау, Каранбаш, Зур Өчтүбә авыллары керә. Авылны район үзәге белән (Бүздәк) асфальт юл (18 км) тоташтыра. Көненә өч мәртәбә маршрут килә (06.30, 13.45, 18.30). Кәпәй-Кобау белән Каранбаш арасында яхшыртылган, вак таш белән күтәртелгән грунт юлы бар. Җәй көне Каранбаш аша Туймазы районы, Төпкилде авылы тирәсендә М5 юлына чыгу мөмкинлеге бар Зур Өчтүбә авылына яхшыртылган грунт юлыннан барып була. Зур Өчтүбәдән 500 метрда Уфа-Кандыр электр поезды туктый, “1396 км” тукталышы.
Remove ads
Демография
1917 елда үткәрелгән авыл хуҗалыгы исәбен алу мәгълүматларыннан Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Чокадытамак вулысы, Кәпәй-Кобау авылында 367 хуҗалыкта 2325 кеше яши, шул исәптән 461 хуҗалыкта 2074 татар, 44 хуҗалыкта 251башкорт.[4] Өч ел узуга, 1920 елда Бүздәк вулысы, Кәпәй-Кобау авылында 412 хуҗалыкта 2255 татар яши.[5]
| 2002[2] | 2009[2] | 2010[3] |
|---|---|---|
| 961 | ↗997 | ↘949 |
2002 елда авыл халкының 70 проценты башкорт итеп яздырылган, алайда татарлар (28%) әле бар.
Remove ads
Мәгариф
Хәтмулла Солтанов исемен йөртүче урта мәктәп, “Кояшкай” балалар бакчасы эшли.
Мәдәният
Китапханә, мәдәният йорты
Авылның атаклы кешеләре
- Хәтмулла Солтанов (1924-1994) – Дан ордены тулы кавалеры, Социалистик хезмәт Герое
- Вәкил Шәйхетдинов (1951) – Татарстанның, Башкортстанның атказанган рәссамы
- Вәгыйзь Шәйхетдинов (1955) – Башкортстанның атказанган рәссамы
- Фәнис Фәтхи (1961) – Азатлык радиосы хәбәрчесе
- Рузиль Имамов (1966) - "Башкортстан" телерадиокомпаниясенең режиссёры.
Җитештерү тармагы
Халыкның төп шөгыле – авыл хуҗалыгы һәм сәүдә. СПК "Кыдаш" күмәк хуҗалыгы, кибетләр
Географик урынлашу
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
