Лилия Камалиева

драма актрисасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (2016 елдан) From Wikipedia, the free encyclopedia

Лилия Камалиева
Remove ads

Лилия Камалиева, Камалиева Лилия Кәрим кызы (1995 елның 23 гыйнвары, Россия Федерациясе, Татарстан, Сарман районы, Александровка) — драма актрисасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (2016 елдан).[1]

Кыска фактлар Туганда бирелгән исеме:, Туу датасы: ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
Лилия Камалиева сәхнә түрендә
Thumb
Лилия Камалиева Карурман спектакле өчен фотосессиядә
Thumb
Лилия Камалиева туеннан мизгелләр
Thumb
Лилия Камалиева ире Дмитрий белән

1995 елның 23 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Александровка авылында туа. Әтисе - Кәрим исемле. Мәктәпкә иртәрәк, инде 6,5 яшендә үк бара. Аны 2012 елда тәмамлый һәм Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. 2016 елда институтны кызыл диплом белән тәмамлый һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый.[1][2]

Remove ads

Театр

2016 елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутның соңгы курсларында укыганда ук башлап җибәрә. Беренче рольләреннән берсе - Ркаил Зәйдулланың "Казан ятиме"ндәге Умай роле. Бу роле өчен Кәрим Тинчурин театрының 27 сезоны нәтиҗәләре буенча "Тамашачылар симпатиясе" призына лаек була.

Тамашачыга күбрәк Туфан Миңнуллинның "Алай түгел, болай ул"дагы Сания, "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр"дәге Алинә һәм Харисов Зөфәрнең "Утка очкан күбәләктәй…"дәге Яшь Мөнәвәрә рольләре буенча таныш.[2]

Remove ads

Репертуар

Гаилә хәле

Ире — Дмитрий Маланчук, музыкант, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының гитаристы. 2020 елның 7 сентябрендә аларның туйлары узып китә.[2][3]

Фильмография

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

Чыганаклар

  • Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрын сайты
  • Идел Татар
  • ВКонтакте социаль челтәре

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads