Нурия Измайлова

татар шагыйрәсе From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Нурия Измайлова — татар шагыйрәсе.

Кыска фактлар Нурия Измайлова, Туган ...

Нурия Халит кызы Измайлова 1950 елның 1 гыйнварында (чын туган көне ― 20.06.1949; документлар буенча ― 01.01.1950)[1] Башкортстанда укытучылар гаиләсендә дөньяга килә.

Татарстанның Ютазы районы Якты Елга авылы мәктәбендә — башлангыч, аннан Башкортстанның Шаран районы Базгыя мәктәбендә урта белем алганнан соң, 1966—1971 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Университетны уңышлы тәмамлап чыккач, бер ел Үзбәкстан ССРның Фәрганә өлкәсе Ахунбабаев районы урта мәктәбендә үзбәк балаларына рус теле һәм әдәбияты укыта, ә 1972 елдан 1978 елга кадәр Уфа шәһәрендә Башкортстан китап нәшриятының укыту-педагогика редакциясендә башкорт мәктәпләре өчен рус теле дәреслекләре һәм методик кулланмалары чыгару буенча җаваплы редактор булып эшли.

Беренче шигырьләре 1965 елда, тугызынчы сыйныфта укыган чагында басылып чыга. Соңрак Нурия Измайлова Казанда татар телендә алты шигырь һәм бер проза җыентыгын нәшер итә.

1996 елдан ул АКШта яши. 2023 елның 1 июлендә вафат.[2][1]

Remove ads

Шәхси тормышы

Ире (Мәскәүдә вакытта) Вил Мирзаянов. Олы уллары Искәндәр (Бостон университетын[d] тәмамлаган, 2002[3]), кече уллары Солтан.

Искәрмәләр

Чыганак

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads