Ревмир Ганиев
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ганиев Ревмир Гали улы (18 ноябрь 1929 ел — 7 май 2007 ел) — тарихчы, тарих фәннәре кандидаты (1961), профессор (1982). Башкорт АССР‑ның атказанган фән эшлеклесе (1977).
Remove ads
Биографиясе
Ганиев Ревмир Гали улы 1929 елның 18 ноябрендә Башкортстан АССР Бәләбәй кантоны (хәзерге Башкортстанның Туймазы районы) Кабык-Куыш авылында туган.
- 1954 елда Мәскәү дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый.
- 1954-1956 елларда КПССның Башкортстан өлкә комитеты каршындагы Өлкә партия мәктәбендә укытучы булып эшли[1].
- 1956-1976 елларда өзеклек белән СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли:
- 1956 елда һәм 1959-1962 елларда — кече гыйльми хезмәткәр;
- 1967-1976 елларда — өлкән гыйльми хезмәткәр, Уфа шәһәре тарихы секторы мөдире.
- 1962-1967 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында укыта, КПСС тарихы кафедрасы мөдире була.
- 1976-2007 елларда Башкорт дәүләт педагогия университетында укыта, бер үк вакытта 1997 елга кадәр тарих кафедрасы мөдире була.
- 2007 елның 7 маенда Уфа шәһәрендә вафат булган.
Remove ads
Фәнни эшчәнлеге
Фәнни хезмәтләре Башкортстанда Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышы тарихына, Көньяк Уралда совет властен кору тарихына, Уфа шәһәре тарихына багышланган.
160-ка якын фәнни мәкаләләр һәм китаплар авторы.
Хезмәтләре
- Советы Башкирии в 1919—1920 годах (по материалам Уфимской губернии). — Уфа, 1961.
- Очерки по истории Башкирской АССР. В 2 т. Т.2. — Уфа, 1966. (автордаш)
- Очерки истории Башкирской организации КПСС. — Уфа, 1973. (автордаш)
- История Уфы: краткий очерк. — Уфа, 1981. (автордаш)
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads