Розалия Таҗиева
Татарстан Республикасының Атказанган ветеринария табибы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Розалия Таҗиева, Розалия Маһиҗан кызы Таҗиева (кыз фамилиясе Солтанова; рус. Розалия Махизяновна Тазиева; 1954 елның 18 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы, Карашай-Саклау) ― ветеринария хезмәткәре, Яр Чаллы кошчылык фабрикасының зооветлаборатория мөдире. Татарстан Республикасының Атказанган ветеринария табибы (2009)[1].
Remove ads
Тормыш юлы
1954 елның 18 мартында Татарстан АССР Ворошилов (хәзерге Сарман) районы Карашай-Саклау авылында алты балалы гаиләдә дүртенче бала булып туган.
Әтисе Солтанов Маһиҗан Солтан (Солтанбәк) улы (1923―2000), 1941―1944 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан, разведчик, сугыш инвалиды, сугыштан соң Сарман районы Вахитов исемендәге күмәк хуҗалыкта (соңрак Ильич исемендәге күмәк хуҗалык) төзелеш мастеры булып эшләгән.
Әнисе Мәликә Фәхерле кызы (1923―2010), 1943―1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан медицина хезмәте лейтенанты, Мәскәү хәрби округының һава һөҗүменә каршы оборона частьларында дальномерщик булып хезмәт иткән, сугыштан соң Карашай-Саклау авылы ФАПында 30 елдан артык акушер булып эшләгән. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры [2][3].
Абыйсы Рафаил (1946―1974), Минзәлә медицина училищесын, Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаган. Татар-башкорт көрәше буенча җиңел үлчәүдә РСФСР чемпионы (1974, тренеры М. Сәхәбетдинов), РСФСР спорт мастеры [4][5].
Абыйлары Разиф (1949), Рафинат (1951―2003), сеңелләре Рәмзия (1957), Разыя (1960).
Урта белемне туган авылы Карашай-Саклау мәктәбендә 1961―1971 елларда алган (укытучылары арасында Сәкинә Касыйм кызы Фазлыева, мәктәп директоры РСФСР халык мәгарифе отличнигы, II группа Бөек Ватан сугышы инвалиды Нурмөхәммәт Нуриәхмәт улы Нуриәхмәтов (1918―1994)[6], Әдибә Зыя кызы Зыяева, Нәҗибә Шәйхулла кызы Хәкимова, РСФСР атказанган укытучысы Вәсимә Лотфулла кызы Талипова һ.б.). Физкультура укытучысы Фәйзерахман Габдрахман улы Габдрахманов хезмәт сөючән кызда спорт белән кызыксыну уята алган, республикакүләм ярышларда катнашырдай спортчы әзерләгән. Җиңел атлетика һәм чаңгы спорты буенча I разрядка ия Розалия мәктәп, авыл беренчелекләреннән тыш район беренчелекләрендә җиңүләр яулый; Минзәлә, Чаллы районнарында узган ачык чемпионатларда җиңүче була; үз яшендәгеләр арасында республика беренчелекләрендә нәтиҗәле чыгышлар ясый. Карашай-Саклау мәктәбе чаңгычыларының эстафета командасы (дүрт сыйныфташ Идия Сәлимова, Розалия Солтанова, Фәрит Сафин, Фирдәвис Сафин) югары нәтиҗәләре белән тирә-якны шаулата. Сарман районында чыгучы «Ленинчы» (хәзерге «Сарман») газетасы 1971 елда яшь чаңгычыларның фотоларына үз битләрендә урын бирә.
Үзен киләчәктә укытучы һәм тәрбияче итеп күргән кыз Сарман районы Чураш авылы башлангыч мәктәбендә, балалар бакчасында эшләп ала[1].
Розалия Маһиҗан кызы югары белем алу өчен Казан дәүләт ветеринария институтына (1994 елдан академия) укырга керә һәм анда 1973―1978 елларда укып, ветеринария табибы һөнәренә ия була. Студент елларында тырыш кыз уку, җәмәгать эше, спортны бердәй тигез алып бара.
Remove ads
Хезмәт юлы
1978―1980 елларда Сарман (1984 елдан Тукай) районы Теләнче Тамак ветеринария шифаханәсендә ветеринария табибы вазыйфасын башкарган[1].
2010 елга кадәр Яр Чаллы кошчылык фабрикасында эшләгән, лаеклы ялга чыкканчы соңгы 20 елда зооветлаборатория мөдире булган[1]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Шәхси тормышы
Кияүдә. Ире Равил Наил улы (1953 елгы, Яңа Бүләктә туган), Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы (2013), «инженер-механик» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган (1979). 1999―2003 елларда Тукай ММС ААҖ директоры, 2003 елдан лаеклы ялга кадәр «Чаллы-бройлер» ҖЧҖ[8] баш инженеры.
- Балалары
- улы Рамил Равил улы (1978 елгы, ЯЧДПУ тәмамлаган), Рамилнең хатыны Лиана Урал кызы (1980 елгы, АДПУ тәмамлаган), оныклары Раил (2002 елгы, КДАУ тәмамлаган), Самир (2013, укучы).
- кызы Гүзәл Равил кызы (Кәлимуллина; 1981 елгы, КамПИ тәмамлаган). Гүзәлнең ире Ленар Фәрит улы (1983 елгы, КИУ тәмамлаган), оныклары Аделя (2005, КДМУ студенты), Рамазан (2006, КДАУ студенты), Ислам (2011, укучы).
Гаиләсе белән Тукай районы Иске Дөреш авылында үз йортларында яши[1].
Remove ads
Фотогалерея
- Розалия Таҗиева
- Әтисе
Маһиҗан Солтан (Солтанбәк) улы
(1923―2000) - Әнисе
Мәликә Фәхерле кызы
(1923―2010)
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads