Рәфкать Таҗиев
хирург-онколог (Казан-Яр Чаллы, Татарстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Рәфкать Таҗиев, Рәфкать Минһаҗ улы Таҗиев (1943 елның 1 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Бондюг районы, Бәзәкә ― 2021 елның 4 июле, РФ, ТР, Яр Чаллы) ― табиб (хирург-онколог), медицина фәннәре докторы (1997), Казан ГИДУВы һәм КДМУ профессоры (1998), Менделеевск шәһәренең «Мактаулы гражданы» (2012), Татарстанның (1995) һәм Россиянең (2013) атказанган табибы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2014).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1943 елның 1 маенда Татарстан АССР Бондюг (1963 елдан Алабуга, 1985 елдан Менделеевск) районы Бәзәкә авылында күмәк хуҗалык рәисенең күп балалы гаиләсендә туган. Сугыш елларында бер-бер артлы туганнары, үз әнисе вафат булган. Үги әни белән үскән. Бәзәкә урта мәктәбен (1960), «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтының дәвалау-профилактика факультетын (1966) тәмамлаган.
- 1966―1969 елларда ― Чуаш АССР Ялчык районы үзәк хастаханәсе хирургы һәм баш табибы.
- 1969―1971 елларда Казан ГИДУВының хирургия һәм онкология кафедрасында клиник ординатурада укыган.
- 1971―1981 елларда Республика онкология диспансерында абдоминаль, аннары торакаль онкология бүлеге мөдире булып эшли.
- 1981 елдан ― Казан ГИДУВының хирургия һәм онкология кафедрасы ассистенты.
- 1983 елда «Ашказаны яман шеше хирургиясендә спленопанкреатогастрэктомия» темасына кандидатлык диссертациясе яклаган.
- 1986 елдан ― Казан ГИДУВының хирургия һәм онкология кафедрасы доценты.
- 1988 елда Халык мәгарифе буенча Дәүләт комитеты хирургия һәм онкология кафедрасы буенча «доцент» дигән гыйльми исем бирә.
- 1990―1993 елларда кафедра мөдире в. б.
- 1993 елда хирургия һәм онкология кафедрасы мөдире итеп сайлана.
- 1997 елда РМФА онкология фәнни үзәгендә «Ашказаны һәм кардиоэзофагеаль өлкәнең яман шешен хирургик дәвалауда бермоментлы операцияләр» дигән темага докторлык диссертациясен яклый.
- 1998 елда Россиянең Гомуми һәм һөнәри белем бирү министрлыгы карары белән хирургия һәм онкология кафедрасы буенча «профессор» гыйльми исеме бирелгән.
- 1998 елда Петр Фән һәм сәнгать академиясе әгъза-корреспонденты итеп сайланган.
- 2014 елдан 2019 елга кадәр – Яр Чаллы шәһәре ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең (АМЯХ, рус. БСМП) онкология бүлегендә эшләгән[1].
Онкохирургиянең көнүзәк мәсьәләләренә багышланган 120 фәнни эш бастырып чыгарган. Аның җитәкчелегендә 2 докторлык һәм 5 кандидатлык диссертациясе якланган. Берничә тапкыр фәнни конференцияләрдә, съездларда докладлар белән чыгыш ясаган. 250дән артык операция ясап, республикада ашказанының яман шеше хирургиясе үсешенә зур өлеш кертә[2].
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1995 ― Татарстанның атказанган табибы
- 2004 ― Татарстанның атказанган фән эшлеклесе
- 2011 ― Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе ― «Колоректаль яман шешне беренчел профилактикалау, иртә диагностикалау һәм дәвалау ысулларын камилләштерүнең фундаменталь һәм гамәли аспектларын эшләү һәм гамәлгә кертү» хезмәте өчен
- 2012 ел ― «Менделеевск шәһәренең Мактаулы гражданы»
- 2013 ел – «Ак чәчәкләр» бәйгесендә «Ел табибы»
- 2013 ел – Россиянең атказанган табибы[3]
Remove ads
Хәтер
- 2013 – Менделеевск районы Бәзәкә авылында урамга «Профессор Рәфкать Таҗиев урамы» исеме бирелгән[4]
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads