Санаэ Такаити

Япония дәүләт эшлеклесе From Wikipedia, the free encyclopedia

Санаэ Такаити
Remove ads

Санаэ Такаити (яп. 高市 早苗; 1961 елның 7 марты, Япония, Нара префектурасы, Яматокорияма) ― япон сәясәтчесе, 2025 елның 21 октябреннән Япония байрагы Япония премьер-министры, 2025 елның 4 октябреннән Япония Либераль-демократик фиркасе рәисе. Ил тарихында беренче тапкыр премьер-министр итеп сайланган хатын-кыз[3].

Кыска фактлар Санаэ Такаити, 104нче Япония премьер-министры ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1961 елның 7 мартында Япония дәүләтенең Нара префектурасында урнашкан Яматокорияма шәһәрендә туган.

Кобе университетын[d] тәмамлаганнан соң, АКШка киткән, анда АКШ демократик фиркасе партиясеннән Вәкилләр палатасы әгъзасы Патриция Шрёдерның[d] (1940―2023) ярдәмчесе булып эшләгән.

Япониягә кайткач, телевидение алып баручысы булып урнашкан һәм актив сәяси эшчәнлек башлаган. 1993 елгы Парламент сайлауларында беренче тапкыр илнең Вәкилләр палатасына[d] бәйсез кандидат буларак сайланган. 1994 елда Либераллар партиясенә кушылган, аннары Яңа чикләр[d] партиясе белән берләшкән. 1996 елда генераль секретарь Коити Като[d] (1939–2016) ярдәме белән Либераль-демократик партиягә кергән. Соңрак Кэйдзо Обути[d] (1937–2000) кабинетында икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министрының парламент урынбасары итеп билгеләнгән[4].

2003 елгы Парламент сайлауларында Вәкилләр палатасында үз урынын югалткан, әмма 2005 елдагы киләсе сайлауларда яңадан сайлана алган. Моннан тыш, ул Синдзо Абэның[d] беренче кабинетында, фәнни-техник сәясәт эшләре һәм иҗтимагый мәсьәләләр буенча дәүләт министры постларын да кертеп, берничә вазыйфа биләгән.

2014 елның сентябрендә беренче тапкыр Синдзо Абэ кабинетында Эчке эшләр һәм коммуникацияләр министры вазыйфасын биләгән, вазыйфада 2017 елның августына кадәр торган. 2019 елның сентябрендә яңадан әлеге ведомствоны җитәкләгән. 2022 елның 10 августында Фумио Кисида аны Икътисади куркынычсызлык мәсьәләләре буенча дәүләт министры итеп билгеләгән, 2023 елның 1 октябрендә партия эшенә игътибарын туплап вазыйфасыннан киткән.

2024 елның сентябрендә Либераль-демократик партия рәисе сайлауларында катнашкан, тавыш бирүнең икенче туры нәтиҗәләре буенча Сигэру Исибага[d] оттырган[5][6].

2025 елның 4 октябрендә Сигэру Исиба[d] отставкасыннан соң билгеләнгән чираттан тыш сайлаулар нәтиҗәләре буенча Япония либераль-демократик партиясе рәисе итеп сайланган[7][8][9].

21 октябрьдә Япониянең 104нче премьер-министры итеп сайланган һәм ил тарихында бу вазыйфадагы беренче хатын-кыз булган[10].


Remove ads

Телевидениега төшүе

1989 елның апрелендә Асахи телевидениесенең 『こだわりTV PRE★STAGE』-да төшкән.
1990 елның ноябрендә Фудзи телевидениесендә 「朝だ!どうなる」("Иртә җитте. Исәнмесез")-дә телевидениега төшкән.

Шәхси тормышы

2004 елда партиядәше Таку Ямамотога[d] кияүгә чыккан, аның фамилиясен алган. Сәяси каршылыклар аркасында аның белән аерылышкан, ләкин аннары пар яңадан кушылган, һәм инде Ямамото хатынының фамилиясен алган. Аларның уртак балалары юк, ләкин Таку Ямамотоның алдагы никахтан өч баласы бар[11][12].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads