Сатурн (мифология)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сату́рн (лат. Saturnus) — Боронгы рим мифологиясендәге илаһларның берсе[1], аңа табыну Италиядә нык таралган булган. Боронгы грек мифологиясендәге Кроноска туры килә[2][3] Ул игенчелек илаһы саналган, мифик сюжет буенча, үз балаларын ашап торган. Аның исеме белән Кояш системасындагы Сатурн планетасы аталган [4]. Игенчелек билгесе урак — Сатурнның символы[5].

Remove ads
Мифология
Сүзнең этимологиясеннән күренүенчә (Saturnus - satus — чәчү дигәннән), Сатурн җир һәм игенчелек, үсемлекселек илаһы булган . Ул Италиядә игенчелек, бакчачылык, йөзем, җирне ашлауны керткән дип санала. Риваять буенча, тарихкача Грециядән Италияга күчеп килгән патша булган дип инанганнар. Вергилий буенча , Олимптан Италияга күчеп килгән[6].Рим риваяте буенча Сатурн корабта Тибр елгасы буйлап Яникулга килеп җиткән, монда Янусны очратып, кунакчыл каршы алына, шунан Капитолий калкулыгына барып урынлаша. Лацийның борынгыдан килгән халкы сатурнныкылар дип йөртелә ; Секст Аврелий Виктор аны Сатурний каласын төзегән дип яза [7].
Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads