Степан Константинов
Амур өлкәсе Зея районы укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Степан Андрей улы Константинов (15.04.1925; ТАССР, Кайбыч районы, Тәрбит — 21.09.2010; Амур өлкәсе, Зея районы) — Амур өлкәсе Зея районы укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны.
Remove ads
Биографиясе
1925 елның 15 апрелендә Татарстан АССРның Кайбыч районы Тәрбит авылында туган.[1] Гаиләсе белән 1930 елда авылдан Амур өлкәсе Зея районы Дамбукин авыл советы Петропавловск авылына[1] сөргенгә сөреләләр.[2] Бомнак урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлый.[2]
1943 елның ноябрендә Совет Армиясе сафларына Зей РВК тарафыннан алына. Ерак Көнчыгыш фронты составында Бөек Ватан сугышында катнаша.[3] 1943 елның 18 декабреннән Муданцзян елгасында понтонер булып хезмәт итә. 1945 елның 19 мартыннан радиотелеграфист була. 1945 елда яралана. Госпитальдән соң фронтка кайта. Запаска 1950 елның 28 гыйнварында китә.
Сугыштан соңгы елларда физика укытучысы, аннары Зея районы Гулик авылында мәктәп директоры булып 35 елдан артык эшли.[2]
2010 елның 21 сентябрендә вафат була.[2]
Remove ads
Бүләк һәм премияләре
- «Японияне җиңү» медале, 30.09.1945
- «Совет Армиясе һәм флотына XXX ел» медале, 22.09.1949
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads