Сөрхандәрья
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сөрхандәрья (үзб. Surxondaryo, фар. سرخاندریا сөрхан дәрйа — «кызыл елга»[1]) — Үзбәкстандагы елга, Амудәрьяның уң кушылдыгы.
Гиссар сырты көньяк битләвеннән агып төшкән Тупалангдәрья һәм Каратаг елгалары кушылып хасил була. Елганың озынлыгы 175 км (Каратаг елгасы башыннан — 287 км), бассейн мәйданы 13 500 км² тәшкил итә. Су ташу июньнән августка кадәр була. Тамактан 6 км урнашкан урында (Мангузар) уртача су чыгымы 65,8 м³/с тәшкил итә. Елгада Көньяк-Сөрхан сусаклагычы урнаша.
Remove ads
Сылтамалар
- Сөрхандәрья. ЗСЭ(үле сылтама) (рус.)
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads