Тархан (Мордовия)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Тархан — Мордовиянең Темников районы татар авылы. Аксел елгасы өстендә урнашкан. Район үзәгеннән 30 км еракта. Халык саны – 275 (2012).

Кыска фактлар Тархан, Дәүләт ...

Remove ads

Сыйфатлама

Авыл советы үзәге, Тарханга Әйки, Янак, Подайкеево, Татар Акашы, Сөендек, Тумсово авыллары карый.

Авыл советы буенча 349 кеше яши (2011). Шулардан 93 пенсионер. Татарлар 205, мукшылар – 96, калганы руслар. 2010 елда 7 бала туган, 4 кеше бакыйлыкка күчкән. 50дән артык Тарханда яшәүче Мәскәү белән Питербурда хезмәт куя.

Күптән түгел авыл аша уза торган юл федераль трассага әйләнгән.

Мәгариф

Төп 9-еллык мәктәбе, яңа таш мәчете бар. Укучылар саны – 58 (2011). Татар мәдәнияте музее оештырылган. Татар теле укытыла.[3][4]

Икътисад

Тархан ААҖ фермаларында 1400 баш мөгезле эре терлек асрала.[5] Ринат Дулатов кош фермасында 2000 баш каз тота.[6]

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads