Тирупати

From Wikipedia, the free encyclopedia

Тирупатиmap
Remove ads

Тирупа́ти (ингл. Tirupati, тел. తిరుపతి) — Һиндстанның Андхра-Прадеш штатында Читтур даирәсендә шәһәр.[2]. Раяласима төбәгенең иң эре шәһәрләренең берсе. Көнчыгыш Гхата таулары итәгендә Ченнайдан 100 км төньякта Андхра-Прадеш штатының башкаласы Хайдарабадтан 550 км көньякка таба урнашкан.

Thumb
Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятенең Тирупатида Радха-Говинда гыйбадәтханәсе
Кыска фактлар Тирупати, Дәүләт ...

Тирупати Һинд динендә дини сәфәр кылуның иң эре урыннарының берсе булып тора. Тирупатидан 10 км га төньяк-көнбатышка таба, Тирумала калкулыклары өстендә диңгез дәрәҗәсеннән 853 метр өстендә, Тирумала Венкатешвара Гыйбадәтханәсе урнашкан, ул Вишну Ходаеның иң төп формаларның берсенә - Венкатешварага багышланган. Бу дөньядагы иң бай Һинд дине гыйбадәтханәсен "Һинд дине Ватиканы" дип атыйлар. Аңа ел саен миллионарча дини сәфәр кылучылар зиярәт кылалар. Тирупати шулай ук Андхра-Прадешның эре икътисади һәм белем алу үзәге булып тора.

Тамил теленнән тәрҗемә иткәндә шәһәрнең исеме "Лакшми Алиһәсенең ире" дигәнне аңлата. Тирупатины беренче иске алу Тамил әдәбиятының биш бөек эпосы "Шиллападикарам" һәм "Манимехалай" да бар (безнең эраның V-IV гасырлар).

Remove ads

Халкы

Һиндстан халкының 2011 ел санын алу буенча Тирупатиның халкы саны - 459 985 кеше; шуларның 231 456 - се ир кешеләр һәм 228 529 - ы хатын-кызлар. 6 яшькә кадәр балалар - 41 589. Укый-яза белү дәрәҗәсе - 85,22%.[3].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads