Троицк татар-башкорт педагогика училищесы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Троицк татар-башкорт педагогика училищесы (Троицк татар-башкорт педагогика техникумы) — 1920-1960 елларда Троицк шәһәрендә эшләп килгән уку йорты.
Тарихы
1920 елда Троицк шәһәрендә татар-башкорт педагогика техникумы буларак ачыла. Ул элеккеге «Рәсүлия» мәдрәсәсенең бинасында урнаша.
1930-нчы еллар уртасында Троицк татар-башкорт педагогика училищесы дип үзгәртелә. Шушы ук бинада Троицк мәктәпкәчә педагогика училищесы урнашкан[1].
1953/54 уку елында училищеның көндезге бүлегенең 9 төркемендә 242 кеше белем алган. Тагын да 49 студент читтән торып уку бүлегендә (шул исәптән 6 кеше урта мәктәп нигезендәге аерым төркемдә) укыган. Бу чорда 25 укытучы эшләгән, шуларның 14-е — югары, 4-есе — тәмамланмаган югары һәм 7-се урта белемгә ия булган. Моннан тыш икәсе «атказанган укытучы» мактаулы исемен йөрткән[1].
Дәресләр 9 кабинетта алып барылган, моннан башка укытучылар бүлмәсе һәм физик культура залы булган. Шулай ук, уку корпусының 6 бүлмәсе яшәү өчен файдаланылган, яшәү өчен 72 кеше исәпләнгән аерым бина да булган. 1955/56 уку елында ике торакта 160 студент яшәгән. Бу чорда училище каршындагы китапханәдә 15644 данә китап булган[1].
1953/54 уку елынының башында училищеда 30 кешегә исәпләнгән уку остаханәсе төзелгән[1].
Читтән торып уку бүлегендә Чиләбе өлкәсе һәм Башкорт АССР-ының район һәм калалары милли мәктәпләренең укытучылары, тәрбиячеләре, пионервожатыйлар белем алганнар. Бу бүлектә укучыларның саны кимү сәбәбе белән ул 1955 елның 1 февралендә ябыла[1].
1956 елда училище икенче бинага күчерелә, ә 1960 елда ябыла.
Remove ads
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads