Алмашу (икътисад)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Икътисадта алмашу — товарларның бер хуҗадан икенчесенә күчүе, икътисади эшчәнлекнең җитештерүне бүлү һәм куллану белән бәйләп торучы бер өлеше. Кешеләр арасында үзара эшчәнлек алмашуы турыдан-туры яки хезмәт продуктлары алмашу формасында бара[1].
Алмашу — бер зат икенчесенә әйбер, товар биреп, аның урынына акча яисә башка әйбер алу белән бара торган икътисади операция ул.
Кешеләр товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә ихтыяҗларын йә ал арны үзләре мөстәкыйль җитештереп, йә җитештерелгән продуктларны кирәкле товарларга һәм хезмәтләргә алмашып канәгатьләндерәләр. Шуңа күрә, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен, җитештерү күләмнәрен арттыру юлларын табу зарур. Андый юллар икәү: икътисади ресурслардан файдалану куләмнәрен арттыру яисә алардан файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрү. Мөмкин булган ресурслардан нәтиҗәле файдалануның күрсәткече яисә үлчәве булып җитештерүчәнлек тора. Шул ук ресурслар белән сыйфатлы товарлар күбрәк җитештерелгәндә, җитештерүчәнлек үсә.