Башкорт-мишәр гаскәре
From Wikipedia, the free encyclopedia
Башкорт-мишәр гаскәре − 1798-1863 елларда Ырынбур, Самар, Пермь һәм Нократ губерналарында Башкорт һәм Мишәр гаскәрләрен берләштереп төзелгән хәрби регуляр булмаган гаскәр. Соңрак гаскәргә типтәр полклары да кушыла.
XIX гасыр башында мишәрләр 5 кантоннан (4702 йорт) − 1103, ә башкортлар 11 кантоннан (22,7 мең йорт) 6,5 мең атны бирә. 1812 елда көнбатыш чиктә 1-нче һәм 2-че башкорт казаклары полклары көнбатыш чик сагында тора.