Кәрвансарай
From Wikipedia, the free encyclopedia
Кәрвансарай, (рус. Каравансарай, баш. Каруанһарай) — Ырынбур каласындагы архитектура һәйкәле, Башкорт-мишәр гаскәре идарәсе йорты. Аны XIX гасырда Ырынбурда булган һәркем калага үзенчәлекле ямь өсти торган архитектура истәлеге дип искә ала[1].
- "Мин Сакмар аша чыккан вакытта кояш яңа гына баеган иде, еракта иң беренче булып искиткеч манарасы белән ал төстәге мәчет күренде. Бу — Брюллов рәсемнәре буенча төзелгән Кәрвансарай", — дип яза 1847 елда Ырынбурда сөргендә булган Т.Г. Шевченко.
- Фәлсәфә докторы Федор Базен 1842 елда Хивәдән Ырынбурга үтеп барышлый, Кәрвансарай турында: "күзнең явын алырлык карап туймаслык гүзәл бина", дип язып калдыра.
- Урта Азиядән кайтып барышлый, 1929 елда Ырынбурда булган А.В. Луначарский: "Гүзәл Кәрвансарай, эчендә архитектура комарткысы булганга...", дип яза.
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Кәрвансарай (мәгънәләр) битенә күчегез.