Википедия:Консенсус
From Wikipedia, the free encyclopedia
Консенсус (беркем каршы чыкмаган, барысын да минималь дәрәҗәдә канәгәтьләндергән уртак хәл):
- Википедиядә карарлар кабул итүнең юлы (максатларыбызга ирешүнең иң яхшы ысулы буларак кабул ителә) - Википедия:5 кагыйдәнең өлешe;
- Викимедиа Фондының барлык проектларының нигез мәсләкләренең берсе булган Wiki-процессының табигый нәтиҗәсе.
ВП:КС ВП:КОНС |
Бу бит Татар Википедиясенең барлык мөхәррирләр тарафыннан гадәттә үтәлергә тиеш булган стандарт кагыйдәләрнең өлеше. Монда кертелгән үзгәртүләр консенсуска нигезләнергә тиеш |
Бу битнең кыскача аңлатмасы / Bu bitneñ qısqaça añlatması: Бу кагыйдә Википедиядә консенсусны ничек аңлашылганлыгын, аның ирешелгәнлеген ничек аңлап булуын (һәм ирешелмәгәндә ничек дәвам итәргә кирәклеген) күрсәтә, һәм барлык карарлар консенсус нигезендә кабул ителә дигән мәсләгеннән чыгарылмаларны аңлата. |
Википедиядә консенсус бер тавыштан кабул итү дигән сүз түгел (бу идеаль нәтиҗә булса да, һәрвакыт ирешә алмаслык нәрсә); тавыш бирү нәтиҗәсе дә түгел. Карарлар барлык мөхәррирләр белдергән әһәммиятле мәсьәләләрне, шулай ук Википедия кулланмаларын күзгә алып кабул ителә.