Википедия:Югары арбитраж шурасы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Югары арбитраж шурасы (ЮАШ) — Татар Википедиясенең иң югары идарә органы буларак, иң тәҗрибәле кулланучылардан тора. ЮАШ эшчәнлеге аның турындагы кагыйдә һәм эш тәртибе нигезендә алып барыла, карарлар ясалган мөрәҗәгатьләр буенча чыгарыла. Югары арбитраж шурасы карарлары һәр википедияче өчен мәҗбүри.
|
Бу битнең кыскача аңлатмасы / Bu bitneñ qısqaça añlatması: Низагларны чишүнең соңгы чарасы - ЮАШка мөрәҗәгать итү. Югары арбитраж шурасы үз игътибарына тапшырылган мәсьәлә буенча карар кабул итми кала алмый, карарлары исә бар википедиячеләр өчен мәҗбүри. Вәзгыятьне чишеп, татар Википедиясендәге тәртипне саклау өчен ЮАШ кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар тыймаган бар гамәлләрне кулланырга хокуклы. |
Cтюартлар ТатВикиның беренче чакырылыш ЮАШ кагыйдәсенең, уздырылган сайлауларның һәм чыгарылган карарларның кабул ителмәслек булуын белдерде. Шуннан бирле яңа кагыйдә кабул ителмәгәч, ЮАШ эшләми, стюартларга бар мөрәҗәгатьләр оештырылган тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә генә мөмкин. Стюартларга мөрәҗәгать итү өчен тавыш бирүне теләсә ниниди катнашучы башлый ала. |