Монда Татар Википедиясенең үсешен тәэмин итү өчен эшчәнлек планнары тасвирлана. Хаталарны яки онытылган әйберләрне күрсәгез - кыю булыгыз, төзәтегез. Тәкъдим-фикерләрегезне шулай ук бәхәс битендә дә калдырып була.
|
ВП:ҮП |
“ |
Кешелекнең глобальләшкән авылда яшәү чорында да берәр телнең чын эш теле дәрәҗәсендә яши алуын телибез икән — аның гаиләдә, дуслар һәм туганнар арасында, мәдәни һәм күңел ачуда кулланылуыннан тыш, белем икътисады чорында алдынгы фәнни, технологик һәм иҗтимагый темалар турында ышанычлы мәгълүмат табу өчен җайлылыгын саклау һәм үстерү беренче планга чыга. Үз суверен дәүләте булмаган Википедия бүлекләре җәмгыятьләре бу телнең хуҗасы булган халыкның актив катнашуы булмаганда бу эшне бернинди хөкүмәт тә, халыкара оешма да, бизнес, хәйрия фондлары яки мәгариф системасы да башкара алмаганын истә тотырга тиеш. Үз телләрендә актуаль универсаль энциклопедиясе булмаган халыклар өчен исә бу аеруча кыен... |
” |
— 2016 елгы Янгантау (март), Петрозаводск (май) һәм Ижау (сентябрь) викисеминарлары. |