Вьет теле
From Wikipedia, the free encyclopedia
Вьет теле, кайчакта вьетнам теле (вьетн. tiếng Việt, татарча укылышы тиең Виет) — хәзерге заман вьетлары теле. Вьетнамның рәсми теле, милләтара аралашу һәм белем бирү теле. Европада һәм рус телле фәндә кулланыла торган “вьетнам теле” төшенчәсе лингвистик чынбарлыкны дөрес чагылдырмый, чөнки Вьетнамда вьет теленнән башка тагын 60лап телдә сөйләшәләр. “Россия теле” дигән төшенчә булмаган кебек, “Вьетнам теле” дә була алмый.
Кыска фактлар Рәсми халәт:, Сөйләшүчеләр саны: ...
Вьет теле | |
Рәсми халәт: |
Вьетнам Вьетнам |
---|---|
Сөйләшүчеләр саны: | |
Халәт: |
иминлектә[d] |
Классификация | |
Төркем: |
??? |
Язу: |
куокнгы[d], вьетнамча Брайль[d], тьы-ном[d] һәм латин язуы |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
вье 140 |
ISO 639-1: | |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
Ябу
Вьет телле вьет халкы диаспорасы Камбоджада, Лаоста,Таиландта, Малайзиядә, Австралиядә, Франциядә, Алманиядә, АКШта, Канадада һ. б. илләрдә бар. Гомуми сөйләшүчеләр саны – 84 млн. кешедән артык, шуларның 80 млн. — Вьетнамда.