Гали Ильясов (актер)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Гали (Миңлегали) Әхсән улы Ильясов (1900 — 1970) — татар актеры, режиссер.
Гали Ильясов | |
---|---|
Туган | 1 гыйнвар 1900(1900-01-01) Әстерхан |
Үлгән | 7 июль 1970(1970-07-07) (70 яшь) Әлмәт |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе Русия империясе→ РСФСР РСФСР→ ССРБ ССРБ |
Һөнәре | актер, режиссер |
Җефет | Гөлсем Камская (1901-1975), актриса |
Гали Ильясов үзенең сәхнә эшчәнлеген туган шәһәре Әстерхан дәүләт татар драма театрында 1922 елда башлап җибәрә, аннан Мәскәүдәге театр сәнгатенең Үзәк техникумында режиссерлык бүлегендә белем ала. 1926 — 1933 елларда ул Мәскәүнең татар дәүләт "Эшче" театрында актер, режиссер һәм баш режиссер булып эшли. Монда ул Шәриф Камалның "Козгыннар оясында", "Ут", "Таулар"; Риза Ишморат һәм Кәрим Тинчуринның "Тургай" әсәрләрен сәхнәгә куя.
1933 елдан Республика татар күчмә театрының баш режиссеры.
1937 елда ул нахакка репрессиягә эләгә һәм бары тик 1956 елны гына төрмәдән Казанга әйләнеп кайта. Аннан соң Әлмәт театрында С. Кальметовның "Зәкия", Гариф Ахуновның "Чулпы җыры" әсәрләрен сәхнәләштерә.