Идел буе федераль округы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Идел буе федераль округы (рус. Приво́лжский федера́льный о́круг) — Россия Европа өлешенең үзәгендә урнашкан административ-территориаль оештырма. РФ президентының 2000 елның 13 май карары нигезендә корыла.
ФО үзәге | |
---|---|
Мәйдан |
1 038 000 км² |
Халык саны |
29 900 359 кеше[1] |
Субъектлар саны |
14 |
Шәһәрләр саны |
191 |
Президент вәкиле |
Михаил Бабич[2] |
Рәсми сайт |
Округның мәйданы бөтен Россия мәйданының 6,08 % алып тора.
2008 елның 1 гыйнварына Идел буе федераль округының халык саны — 30 млн. 241 мең 581 кеше (Россия халкының 21,3 %). Халыкның төп өлешен шәһәрлеләр тәшкил итә. Мәсәлән, Самар өлкәсендә бу күрсәткеч 80 %тан арта, ә гомумрусия күрсәткече — 73 % тирәсе.
Идел буе федераль округы сәнәгый җитештерүенең Россия икътисадындагы өлеше — 23,9 %, һәм бу иң зур күрсәткеч (икенче урында Үзәк федераль округ тора). 2005 елның икенче кварталында округның Россиядәге авыл хуҗалыгының тулаем продукция җитештерүендәге өлеше — 24,7 %. Идел буе федераль округына инвестицияләр кертүнең күләме бөтенрусия инвестицияләренең 15,3 % алып тора.