Инфекцион авырулар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Инфекцион авыру, йогышлы авыру — авыру тудыргыч микроорганизмнар барлыкка китергән авыру, алар авыру кешедән яки хайваннан сәламәт кешегә йога.
Инфекцион авырулар | |
Нәрсәнең сәбәбе | инфекция[d] |
---|---|
Кайда өйрәнелә | инфектология[d] һәм human disease ecology[d] |
Саклык белгечлеге | инфектология[d] |
WordLift сылтамасы | data.thenextweb.com/tnw/entity/infectious_disease[1] |
ICD-9-CM | 079.0[2][3], 136.9[3] һәм 136.8[3] |
NCI Thesaurus идентификаторы | C26726[3] |
Моның каршысы | неинфекционное заболевание[d] |
Инфекцион авырулар Викиҗыентыкта |
Һәрбер инфекцион авырулар аерым бактерия, вирус, гөмбә, риккетсия һ.б. тудыра. Инфекцион авырулар күбесенә киң таралу сәләте, патологик процесс барышының цикллыгы һәм инфекциядән соң иммунитет формалашу хас.
Кешелек үзе барлыкка килгәннән бирле, инфекцион авырулар белән , таныш. Мәсәлән, урта гасырларда чума авыруыннан (аны әле «кара үлем» дип тә йөрткәннәр) Европаның өчтән бер өлеше һәлак булган. XVI : гасырда гына да чума авыруы 50 миллионнан артык җанны кыйган. Элекке заманнарда тимгелле тиф һәр сугышның һәм җимерелүнең юлдашы булып торган. 1918-1920 елларда Европада «испанка» дип аталган грипп котырган, ул авырган 200 млн кешедән һәр дүртенчесен үтергән.
Бу авыруларның башкаларыннан аермасы — аларның авыру кешедән сәламәт кешегә йогуы. Аларның бу сәләте берьюлы күпләрне зарарлап, эпидемиягә китерә. Әгәр эпидемия бу илнең яки континентның зуррак территориясенә таралса, аны пандемия дип атыйлар.
Инфекцион авыруларның нидән килеп чыгуы бик озак еллар сер булып кала биргән. Кызганычка каршы, алга китеш булса да, бүген дә бу авырулар турында бар да билгеле дип әйтеп булмый әле.
Авыруга китерү сәләте булган микроорганизмнар кеше организмына керде, ди, аларның берәүләре токсиннар эшләп чыгара, икенчеләренең аерым ферментлары яки башка төрле күзәнәкләрне җимерә торган биологик актив матдәләре бар. Инфекцион авыруга китерүчеләр кемнәр соң ул? Беренчедән — бактерияләр, икенчедән — вируслар, өченчедән — гөмбәләр. Кайберләрең электрон микроскоплар аша берничә дистә мең тапкыр зурайткач кына күреп була.
Инфекцион авыруларга андый кечкенә җан ияләре генә түгел, гель- минтлар, паразитик суалчаннар, буынтыгаяклылар (членистоногие) — корчаңгы талпаны, бетләр китерергә мөмкин.
XX гасыр башларына кадәр кешеләр күбрәк инфекцион авырулардан үлгән, хәзер кеше үтерүче чирләр буларак, йөрәк кан-тамыры авырулары, травмалар һәм шешләр беренче урыннарга чыкты. Ләкин инфекцияләр дә сәламәтлек өчен көчле куркыныч тудыручылар булып кала бирәләр әле.
Мәсәлән, кешеләргә зыянлы булмаган аерым микроорганизмнар үзгәрү сәләтенә ия булып, моңа кадәр билгеле түгел авырулар чыга башлады.
Кешелек хәзерге заманда СПИД авыруына каршы нәтиҗәле дару чыгуын түземсезлек белән көтә. Вирусларга, инфекцияләргә каршы көрәшү—бүген җитди проблема булып тора әле.
2019 елда дөнья буйлап COVID-19 вирусы пандемиясе таралды.