Компас
From Wikipedia, the free encyclopedia
Ко́мпас яки кыйбланамә[1] (итал. compassio; compassare сүзеннән — «адымлап үлчәү»[2] ); диңгезчеләрнең профессиональ жаргонында — компа́с[3] — Җирнең магнит полюсларына һәм дөнья якларына күрсәтеп, тирә-юньдә ориентлашуны җиңеләйтә торган җайланма.
Компасның бер-беренә охшамаган берничә төре бар: магнит компасы, гирокомпасс, тау компасы, астрономик компасы, һәм ясалма объектларның урынына юнәлдерә торган компаслар: радиокомпас, спутник компасы.