Лейкоз
From Wikipedia, the free encyclopedia
Лейкоз — сөяк миендә нормаль кан ясалуның клональ пролифератларга (күзәнәкләрнең үрчүе аркасында тукыманың зураюы, күбәюе), азрак дифференцияләнгән, функцияләре буенча актив булмаган күзәнәкләргә алышынуы белән характерлана.
Лейкоз | |
Саклык белгечлеге | канбелем |
---|---|
Симптомнар | боль в костях[d], головокружение[d], похудение[d], күкрәк авырту[d], отёк[d] һәм стенокардия[d] |
Дәвалануда кулланыла торган дару | Метотрексат[d][1][2], Цитарабин[d][1], Винкристин[d][1], pipobroman[d][1], Иринотекан[d][1], Изотретиноин[d][1], doxorubicin hydrochloride[d][1], леналидомид[d][2], TASIGNA®[d][2], dasatinib monohydrate[d][2], Ибрутиниб[d][2], ruxolitinib[d][2], Иматиниб[d][2], bosutinib[d][2] һәм Ритуксимаб[d][2] |
WordLift сылтамасы | data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/leukemia_2[3] |
ICD-9-CM | 208[4][5], 208.9[4][5], 207.8[5], 208.80[5], 207[5], 208.90[5], 207.80[5] һәм 208.8[5] |
ICPC 2 идентификаторы | B73 |
NCI Thesaurus идентификаторы | C3161[4] |
Лейкоз Викиҗыентыкта |
Лейкоз — кан системасындагы яман шеш авыруы, а) Кан ясаучы орган нарда прогрессив рәвештә күзәнәкләр гиперплазиясе (күзәнәкләр саны, аларның эчке структуралары һәм күзәнәкара җепселләр ясалмалары һәм бу процесста билгеле күзәнәкләрнең үрчүе күзәтелә, һәрбер очракта бу күренеш лейкозның морфологик нигезен төзи (гемицитобластлар, миелобластлар, лимфобластлар). Күзәнәкләрнең морфологик һәм функциональ үзлекләрен югалтуы белән характерлана, б) Кан ясаучы органнарда нормаль күзәнәкләр патологик күзәнәкләргә алышына. в) Төрле органнарда кан ясаучы патологик учаклар барлыкка килә.
Лейкоз сирәк очрый торган авыруларга керә. 100 мең кешедән 1,7-6,1 кеше бу авырудан үлемгә дучар була. Терапевтик авырулар арасында лейкоз белән авыручылар 1,5-2,6 % очракта күзәтелә һәм һәр илдә дә диярлек бу; авыру белән чирләүчеләр саны арта бара, бигрәк тә кискен лейкоз белән . авыручылар күбәя. * Авыруның килеп чыгу сәбәбе башка шеш авыруларына охшаш. Лейкоз авыруының барлыкка килүендә ике теория яши: вируслы һәм генетик. Хәзерге вакытта терлекләрне авыруга китерүче 20 дән артык вирус табылган, ләкин кешеләр арасында авыру вирусын аерып ала алмыйлар әле. Генетик теория буенча лейкоз авыруы тумыштан яки яшәү чорында хромосом структураларының аз дифференцияләнгән күзәнәкләр белән зарарлануыннан килә.
Авыруның барышы буенча лейкозларны кискен һәм хроник формаларга, яман күзәнәкләрнең морфологиясе буенча миелолейкоз һәм лимфолейкозларга аералар.
Кискен лейкоз үлемгә бер атна яки ай эчендә китерергә мөмкин. Хроник лейкоз белән авыручылар, дәваланмаганда, берничә айдан елга кадәр яшиләр. Кискен һәм хроник лейкозларга аеру аларның клиник барышына таянып түгел, беренче чиратта цитоморфологик үзгәрешләренә карап күзәнәкләрнең җитлегү дәрәҗәсен исәпкә алып) билгеләнә. Бу өлкәдә белгеч булмаган табибларга авыруга диагноз куеп, аны дәвалау бурычы куелмый, ә бу чиргә шик туса, сырхауны тиз арада махсус гематологик бүлеккә яисә үзәккә җибәрү бурычы йөкләнә. Шунысын да әйтергә кирәк, практикада бу ике лейкоз (дәвамлы һәм кискен) билгеләре күп вакытта үзара тәңгәл киләләр. Кайвакыт кискен лейкоз (гемоцитобластлар) озак дәвам итә, мәсәлән, бер елга кадәр, шул ук вакытта хроник лейкоз белән авыручылар бер ел дәвамында үлеп китәргә мөмкиннәр. Шунлыктан лейкозның кискен, хроник дип аерылуына карамастан, авыруның клиник |үсеш үзенчәлекләренә игътибар итү сорала.
Лейкоз авыруы 3 вариантта барырга мөмкин: периферик канда патологик күзәнәкләрнең күбәюе (лейкемия формасында), уртача күбәю (сублейкемия) һәм сизелерлек булмаган лейкемия. Кайвакыт канда мондый (тайпылышларны инфекцияле авырулар очрагында да күзәтергә була.
Ниһаять, лейкозларның трансформациягә, тиз үсеш алып китәргә, «кискенлек»кә сәләтле булуы, шулай ук башка күзәнәкне кан ясау процессына тарта алуы аерым бер үзенчәлек булып тора. Кайбер очракта инфекцияле авырулар тәэсирендә көтелмәгән ремиссияләр булып, өзлегүләргә дә китерергә мөмкин. Шулай булгач лейкозның һәрбер төрендә клиникасы, цитоморфологик халәте үзгәреп торырга мөмкин, боларны диагноз куйганда исәптән чыгарырга ярамый
.Лейкоз яки Лейкемия — гемопоэз системасы күзәнәкләреннән килеп чыккан яман шеш. Кискен лейкемиядә җелек бик җитлекмәгән (шартлау) күзәнәкләре белән алыша бара (рәс. 24.57a). Хроник лейкемия, ким дигәндә, башлангыч стадияләрдә, югары дифференциацияләнгән (җитлеккән) лейкоцитлар патологиясе белән сыйфатлана (рәс. 24.57б) һәм олыларда гына очрый диярлек. Лейкемиянең 4 төп төре бар.
1. Кискен лимфоцитар (лимфобластлы) лейкемия башлыча балаларда барлыкка килә; 90% очракта дәвалау нәтиҗәле, 70% очракта савыгу була.
2. Кискен миелоцитар (миелобластлы) лейкемия олыларда ешрак очрый, 60 яшькә кадәрге авыруларның 30% очрагында савыгу була.
3. Хроник лимфоцитар лейкемиянең барышы дәвамлы һәм күп авырулар башка чирләрдән үлә.
4. Хроник миелоцитар лейкемиянең барышы көчәюче һәм фаразы тискәрерәк.