Павел Дуров
From Wikipedia, the free encyclopedia
Павел Валерьевич Дуров (1984 елның 10 октябре, Ленинград, ССРБ) — Россия эшкуары, программист, миллиардер[5]. «ВКонтакте» социаль челтәрен һәм шул исемдәге компанияне, Telegram кроссплатформалы белдергеч һәм башка проектларның булдыручыларның берсе. «ВКонтакте» генераль директоры (2006—2014). Студент елларында РФ Президенты һәм РФ Хөкүмәте стипендияләре лауреаты, өч тапкыр Потанин стипендиясе лауреаты.
Кыска фактлар Павел Дуров, Туган телдә исем ...
Павел Дуров | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Павел Валериевич Дуров |
Туган | 10 октябрь 1984(1984-10-10) (39 яшь) Санкт-Петербург, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | Россия Сент-Китс һәм Невис[1] БГӘ[2] Франция[3][4] |
Әлма-матер | Питырбур дәүләт университетының филология факультеты[d] |
Һөнәре | информатика өлкәсендә белгеч, эшкуар |
Эш бирүче | Telegram FZ-LLC[d] |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Николай Валерьевич Дуров[d] |
Ябу
Википедиядә Дуров фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
2016 елдан Forbes журналы версиясе буенча Россиянең 200 иң бай бизнесмены исемлегенә керә[6]. 2020 елда ул Россия буенча рейтингта 30 нчы урынны[7] һәм дөнья буенча 565 нче урынны били[8].