Равил Халиков
россияле прокурор / From Wikipedia, the free encyclopedia
Равил Халиков, Равил Зәкәрия улы Халиков (рус. Равиль Закариевич Халиков, укр. Равiль Закарiйович Халiков; 1969 елның 23 феврале, СССР, РСФСР, Мордва АССР, Ромоданово районы, Азюрка) ― россияле юрист, прокурор, Донецк Халык Республикасының Генераль прокуроры (2014), беренче вице-премьеры (2014―2017). 2-нче класслы юрист (прокуратура; 1995); икътисад фәннәре кандидаты (2006), РФ Дәүләт гражданлык хезмәтенең 1-нче класслы киңәшчесе (2010). Профессор (2012), РФ Югары һөнәри белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре (2012). Донецк Халык Республикасының Каһарманы (2017). Әфганстанда (1987–1989), Чечняда (1995; 2000), Донбасста хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан.
Кыска фактлар Равил Халиков, Туган телдә исем ...
Равил Халиков | |
---|---|
Туган телдә исем | Равил Зәкәрия улы Халиков |
Туган | 23 февраль 1969(1969-02-23) (55 яшь) СССР, РСФСР, Мордва АССР , Ромоданово районы, Азюрка |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | юрист, прокурор |
Бүләк һәм премияләре |
Ябу
Википедиядә Халиков фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.