From Wikipedia, the free encyclopedia
Сакмар (баш. Һаҡмар) – Россиядәге елга. Башкортстан (348 чакрым) һәм Ырынбур өлкәсе (412 чакрым) җирләре аша үтә һәм Ырынбур шәһәре тирәсендә Җаек елгасына коя.
География | |
---|---|
АТБ | Башкортстан |
Ил | Россия |
Координатлар | 53°17'58"тн, 58°7'35"кнч, 51°46'20"тн, 55°1'35"кнч |
РДСР | 12010000512112200004778 |
Нинди сулыкка коя | Җаек |
Бассейн мәйданы | 30 200 км² |
Озынлык | 798 километр |
Су чыгымы | 144 м³/с |
Llynnoedd | Сакмарское водохранилище |
Озынлыгы 798 чакрым, бассейн мәйданы 30 200 км². Елга Уралтау сыртының битләрендә, Башкортстанның Әбҗәлил районында башлана.
Су артымы, күбесенчә, кар аша. Ташу апрельдән июнь башына кадәр дәвам итә. Уртача су чыгымы тамактан 55 чакрым ераклыкта 144 м²/с. Ноябрьдә боз белән каплана һәм апрельдә ачыла.
Шактый мул сулы елга булып тора. Агымы тиз, Ырынбурга якынлашканда тыныч. Елганың суы җәй көне дә салкын (бик кызу көннәрдә 23 градуска җитә). Киңлеге урыны белән 80 метрга җитә, тирәнлеге 5 метргача. Җаек елгасындагы температура белән чагыштырганда, Сакмарда температура 2 градуска түбән.
Сакмар елгасында Куандык шәһәре, Сарыкташ, Кара Отрог, Сакмара, Никольское, Татар Каргалысы һәм башка торак урыннар урнашкан.
Бу — Ырынбур өлкәсе географиясе буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу — Башкортстан географиясе буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.