From Wikipedia, the free encyclopedia
Шпицбе́рген (тәрҗемәсе: Үткен таулар, tat.lat. Şpitsbergen(үле сылтама)) (алман. Spitzbergen), шулай ук Сва́льбард (норв. Svalbard), Гру́мант — зур поляр архипелагы (утрауларның төркеме), Төньяк-Боз океанында урнаша. Норвегияның иң төньяк өлеше. Идарә үзәге - Лонгйир торак ноктасы (Longyearbyen - Ло́нгйирбюен). Махсус архепилагның торышы буенча анда Россия үзенең хуҗалыгы эшчәнлеген үткәрә. Архипелаг һәм яр буендагы сулыгы - хәрбисез.
Шпицберген Svalbard | |
норвег теле, рус теле | |
Лонгйир
| |
Норвегия өлеше: Парламент җөмһүрияте,
| |
Төбәк хакиме |
Норвегия өлеше: Губернатор Одд Ольсен Ингерө |
- Барлыгы |
61 022 км² |
2 565 кеше (2009) | |
Акча |
Норвегия өлеше: норвег кронасы,
|
.no | |
Телефон коды |
+47 |
UTC +1, җәй белән UTC+2 | |
Россиянең Көнбатыш Шпицбергенда үзәк торак ноктасы - Баренцбург, консервацияләнгән (вакытлы ташланган) - Пирамида һәм Грумант торак нокталары. Россия һәм Норвегия өлешләре арасында - Баренцбург һәм Лонгйир арасында - җирле юл әлегә юк.
Дин: Лонгйирда Католик Чиркәве бар, Баренцбургта Православ Чиркәве урнаша. Ике Чиркәүләр хезмәттәшлектә тора.
Баренцбургта Россия Илчелегеннең Консуллыгы урнаша.
Баренцбург, Колесбухта һәм Лонгйир оптоволокон кабеле кыйтга белән тоташа, анда кәрәз элемтәсе Россия операторы "Мегафон" һәм Норвегия операторлары эшлиләр.
Рәсми телләре - норвег, рус. Россия ватандашлары өчен - визасыз ил.
Халык — 2 600 кеше (1.01.2009): 69,9 % — норвег, 18,3 % — рус, украин, 0,4 % — поляк.
12 гасырда викинглар яки поморлар тарафыннан ачыла. 1596 елда һолланд галимы Виллем Баренц рәсми рәвештә ача, тикшерә һәм «Шпицберген» исемен бирә. «Шпицберген» тәрҗемәсе - үткен таулар.
XVII - XVIII гасырларында кит авы кәсебе тарала. XVIII гасырда шушы һөнәр түбән төшә.
XX гасырда рус, инглиз, АКШ, норвег ширкәтләре күмерне чыгара башлыйлар.
1925 елда АКШ, Бөекбритания, Франция, Италия, Япония, Норвегия, Нидерланды һәм Швеция Париж шәһәрендз Шпицберген трактатын имзалыйлар. 1935 елда ССРБ килешүгә кушыла.
1920 елларда Амундсен-Нобиле сәяхәтләре үткәрелә. 1928 елда Амундсен, Нобиле сәяхәт нәтиҗәсендә һәләкъ булалар, Совет ледоколы "Красин" калган сәяхәтчеләрне коткара.
Икенче бөтендөнья сугышында Вермахт тарафыннан буйсындырыла.
Сугыштан соң Норвегия ширкәтләре һәм Совет ширкәте "Арктикуголь" күмер сәнәгатен торгызалар. Күмер күләме төшкәннән соң, Норвегия ширкәтләре туризм тармагын үстерә башлый, "Арктикуголь" ширкәте диверсификацияне үткәрә алмый һәм әлегә Россия бюдҗетыннан тәэмин ителә.
Иң зур утраулар:
Икътисад: күмер сәнәгате.
Совет Берлеге таркалганнан соң Шпицберген милли составы шактый үзгәрде:
Ел | Бөтенесе | норвег | рус | поляк |
---|---|---|---|---|
1990 | 3544 | 1125 | 2407 | 12 |
1995 | 2906 | 1218 | 1679 | 9 |
2000 | 2376 | 1475 | 893 | 8 |
2005 | 2400 | 1645 | 747 | 8 |
2009 | 2565 | 1792 | 470 | 10 |
Лонгйирда бик мөһим Свальбард һава аланы бар. Бу дөньяның иң көньяктагы һава аланы. Свальбард һава аланы: IATA: LYR – ICAO: ENSB, 10/28, менү-төшү юлы озынлыгы 2483 м, түшәмәсе - әсфәлт.
Свальбард һава аланы Арктика аша һава юллары өчен кулланыла. Казан һава аланына һәм Татарстан авиаширкәтенә өчен Цесна-Караван кече очкычлары Шпицберген аша АКШ Канзас штатының Уичита шәһәреннән очып килә. Бу очкычлар Идел буе төбәкара очышларында файдалана.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.