Үрдүн
From Wikipedia, the free encyclopedia
Үрдүн Һәшими Мәмләкәте (гарәп. المملكة الأردنية الهاشمية, әл-Мәмләка з-Үрдүни́я аль-Һәшими́я) яки Иорда́ния, Үрдүн (гарәп. الأردن, Әл-Үрдүн) – Якын Көнчыгышта урнашкан гарәп дәүләте. Төньякта Сүрия, төньяк-көнчыгышта Гыйрак, көнчыгышта һәм көньякта Согуд Гарәбстаны, көнбатышта Исраил һәм Фәләстин милли идарәсе белән чиктәш. Үрдүн Исраил һәм Фәләстин милли идарәсе белән Үле диңгезнең һәм Исраил, Согуд Гарәбстаны һәм Мисыр белән Гәкабә култыгы яр сызыкларын бүлешә.
Кыска фактлар Шигарь, Башкала ...
Байрак
| |
Шигарь | الله، الوطن، الملك |
---|---|
Башкала | Амман |
Халык саны | 10 428 241 (19 июнь 2019) |
Нигезләнгән | 1946 |
Сәгать кушагы | UTC+02:00, UTC+03:00 |
Рәсми тел | гарәп теле |
География | |
Мәйдан | 89,341 км² |
Координатлар | 31.2°N 36.5°E |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Габдулла II |
Хөкүмәт башлыгы | Гомәр Рәззаз |
Икътисад | |
ТЭП | 45 116 миллион US$ (2021), 47 451 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Үрдүн динары |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 11% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 3.422 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.720 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 74.329 ел (2016)[4] |
Джини коэффициенты | 33.7 (2010)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[6] |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт[7] |
Телефон коды | +962 |
ISO 3166-1 коды | JO |
ХОК коды | JOR |
Интернет домены | .jo |
Ябу
Биләмәләрнең 90 % тирәсен чүл һәм ярым чүл алып торалар.
Үрдүнгә туристлар Гакәбә култыгының рифларын һәм комлыкларын, Үле диңгезне һәм дөньяның яңа җиде могҗизасының берсе – Петраны күрер өчен киләләр.