Гималайлар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Гималайлар, Гималай таулары, шулай ук Һималай, Һималай таулары (санскр. हिमालय,, хинди हिमालय, непалча हिमालय, кыт. 喜馬拉雅山脈) — Җирнең иң бөек таулар системасы. Гималайлар Һиндстан, Непал, Кытай (Тибет), Пакьстан, Бутан территорияләрендә урнаша.
Гималайлар | |
Дөнья кисәге | Азия |
---|---|
Дәүләт |
Непал Мьянма Кытай Пакьстан Һиндстан Әфганстан Бутан |
Иң югары ноктасы | Җомолуңма |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 8848,86 метр |
Эра | эоцен[d] |
Озынлык | 2400 km |
Киңлек | 250 km |
Мәйдан | 600 000 км² |
Гималайлар Викиҗыентыкта |
Гималайларның иң бөек ноктасы (Җомолунгма) шулай ук дөньяның иң югары нокта булып санала.
Гималайлар 2900 кмга сузыла. Таулар системасы киңлеге якынча 350 км. Якынча биеклеге — 6000 м, ә Җомолунгма биеклеге исә 8848 м тәшкил итә.
Дөньяның иң зур елгаларның кайберәүләре: Ганг, Һинд, Брахмапутра, Янцзы, Меконг, Салвин, Кызыл елга (Азиядә), Хунзян, Чао Прайя, Иравади елгасы, Аму Дәрья, Сыр Дәрья, Тарим елгасы һәм Сары елга Һималай тауларыннан агып төшә һәм аларның кушылган агым бассейны 3 млрд кеше өчен Әфганстан, Бангладеш, Бутан, Кытай Халык Җөмһүрияте, Һиндстан, Непал, Бирма, Камбоҗа, Таҗикстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Казакъстан, Кыргызстан, Таиланд, Лаос, Вьетнам, Малайзия һәм Пакъстанда (бу Җир халкының яртысы диярлек) өй булып тора.