From Wikipedia, the free encyclopedia
Айдар Рәис улы Метшин (1963 елның 27 августы, Түбəн Кама, СССР) — Россия дәүләт эшлеклесе, 2021 елның 19 сентябреннән ― VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты. 2006―2021 елларда ― Түбән Кама районы (2006―2021) һәм Түбән Кама шәһәре (2008―2021) башлыгы. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы[1]. Юридик фәннәр кандидаты.
Айдар Метшин | |
---|---|
Туган телдә исем | Айдар Рәис улы Метшин |
Туган | 27 август 1963 (61 яшь) Түбән Кама, ТАССР, РСФСР, ССРБ |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан милли тикшеренү технология университеты |
Һөнәре | сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты |
Сәяси фирка | Бердәм Россия |
Җефет | Наилә Камил кызы Метшина |
Айдар Метшин 1963 елның 27 августында Түбән Кама шәһәрендә туа. 1980 елдан «Түбәнкаманефтехим» ААҖ аппаратура җиһазларын ремонтлау буенча слесарь, аннары Псков өлкәсендә җәнлек совхозында инженер, баш инженер булып эшли. Түбән Камада кадрлар сәясәте һәм социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнә.
1986 елда «Суыту һәм компрессор машиналары һәм җайланмалары» белгечлеге буенча С. М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтын, 1996 елда «Юриспруденция» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.
1999 елда Түбән Кама Халык депутатлары берләштерелгән советы депутаты, шулай ук «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советы депутаты итеп сайлана. 2000—2006 елларда — «Түбән Кама нефть эшкәртү заводы» ААҖнең административ директоры»[2]. 2005 елда «Эшлекле идарә итү остасы» белгечлеге буенча Мәскәү Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясен тәмамлый.
2006―2021 елларда — Түбән Кама муниципаль районы Советы рәисе, «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы. 2008―2021 елларда шәһәр Советы депутаты һәм Түбән Кама шәһәре мэры. 2010 елның октябрендә шәһәр Советы сессиясендә кабат Түбән Кама мэры һәм муниципаль район башлыгы итеп сайлана[3].
2010—2013 еллар чорына Евроазиат региональ бүлегеннән Бөтендөнья советы әгъзасы[4], «Түбәнкаманефтехим» ААҖ директорлар советы әгъзасы[5].
2021 елның 19 сентябреннән ― VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты [6].
Айдар Метшин эшче гаиләдә үскән, әтисе — инженер, әнисе шәфкать туташы булып эшләгән.Ике абыйсы бар: Илсур Метшин — Казан мэры һәм Айрат Метшин — «Түбән Кама нефтебазасы» ҖЧҖ директоры[7].
Хатыны — Наилә Камил кызы Метшина, «Старый Амбар» халык трактирлары челтәре һәм «Тимерхан» сәүдә компаниясе хуҗасы. Кызы — Алинә Метшина, улы — Морат Метшин.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.