From Wikipedia, the free encyclopedia
Ак ябалак (лат. Bubo scandiacus, Nyctea scandiaca) — ябалак кошлар семьялыгының кошлар төре. Элек аерым Nyctea ыругына чыгарылган булган. Хәзер исә Bubo (өкеләр) ыругына кертелгән.
Ак ябалак — тундрада ябалаклардан иң зур кош. Башы йомры, күзләренең төсле катлавы утлы-сарылы. Ана кош атадан зуррак. Иркәкнең гәүдәсе озынлыгы 55–65 см җитә, авырлыгы — 2–2,5 кг, тешенең исә — 70 см һәм 3 кг. Канатлары колачы 142–166 см. Төсе күзгә ташланмый торган: җиткән кошлар ак төсле кара тимгелләр белән. Бу төс кошны карда яшерә. Ана һәм яшь кошларда тимгелләр саны аталарга караганда артык. Балалары көрән төсле. Томшыгы кара төсле.
Ауразия, Төньяк Америка, Гренландия тундра зонасында һәм Төньяк Боз океанының кайбер утрауларында яши. Өлешчә күчмә кош.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.