From Wikipedia, the free encyclopedia
Балык Бистәсе — Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — шәһәр тибындагы бистә (федераль классификатор буенча).
Балык Бистәсе | |
Илтамга | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Балык Бистәсе районы[1] һәм Городское поселение посёлок городского типа Рыбная Слобода[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Городское поселение посёлок городского типа Рыбная Слобода[d][1] |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Чулман |
Халык саны | 7686 (1 гыйнвар 2018)[2] |
Почта индексы | 422650 һәм 422679 |
Почта индексы — 422650.
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[4]
Балык Бистәсендә техникум, урта мәктәп, гимназия, балалар иҗат үзәге, Ф. Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе, балалар сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 5 балалар бакчасы эшли (2017).
Балык Бистәсендә «Слобода Арена» боз сараенда зурлар һәм балалар өчен шөгыльләнү төркемнәре эшли (2020 елда ачылган). Чаңгы базасы бар. Кама яры буе (Набережная) — “Мәдәният” (җыр-бию сәхнәсе), “Белем бирү”, “Спорт”, “Балык тоту”, “Кечкенәләрнең уен кыры” һәм башка төрле тармак мәйданчыклары белән тулы. Караңгы төшүгә төрле төстәге фонарьлар кабына. Кама елгасы аша салынган күпер бик ачык күренә. Үзәк мәчет янында ял итү урыны (2020 елда ачылган). Ленин бабай скверына янәшәдә генә Геройлар аллеясы (2020 елда ачылган).
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.