Зәй районы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Зәй районы (рус. Заинский район) — Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Республиканың көнчыгышында урнашкан. Административ үзәге — Зәй шәһәре. Зәй сүзе иске татар телендә елга дигәнне аңлата.[2] 2020 ел башына районда 53 698 кеше яши, шуларның 39 887се — шәһәр халкы, 13 811е — авыл халкы.[3]
Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Дәүләт ...
Зәй районы | |
Байрак | |
Нигезләнү датасы | 10 февраль 1935 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Зәй |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Халык саны | 55 133 (1 гыйнвар 2018)[1] |
Мәйдан | 1861,6 км² |
Рәсми веб-сайт | zainsk.tatarstan.ru(рус.)(тат.) |
Зәй районы Викиҗыентыкта |
Ябу
Район икътисадының нигезе — сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең мәйданы — 1221,49 км2.[4][5]. Район территориясендә Идел буендагы иң эре ДРЭС — Зәй ГРЭСы урнашкан.[6]