From Wikipedia, the free encyclopedia
Канада элодеясе (лат. Elodéa canadénsis) — югары төзелешле үсемлек, суүсем. Элодея (лат. Elodéa) ыруының төре. Элодея бик тиз үрчи. Күл һәм буаларны тоташтан каплап бетерергә сәләтле. Сулыкларны саклау өчен ТР галим-биологлары (аерым алганда, КФУ доценты Вадим Прохоров) элодеяне Татарстанның «Кара китабына» кертергә тәкъдим итә[1].
Канада элодеясе | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). |
Таксономик ранг | төр |
Югарырак таксон | Элодея[d] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d] һәм Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] |
Канада элодеясе — Төньяк Американың агымы көчле булмаган сулыкларында таралыш алган су үсемлеге. Аурупага 1836 елда кертелгән, Идел елгасында 1885 елда, Казан губернасы сулыкларында 1896 елда очравы мәгълүм. Элодеяне аквариум тотучылар алып кайта. Аквариумнардан һәм ботаника бакчаларыннан табигый сулыкларга күчкән һәм үрчегән. Аннан су транспорты белән яки кошларның тәпиләренә ияреп, башка сулыкларга таралган.
Элодеянең яфраклары вак, озынча була. Озынлыгы 30-100 см га җитә. Орлык бирү юлы белән дә, вегетатив юл белән дә үрчи ала. Элодея — «ике өйле» үсемлек, орлык бирү өчен элодеянең ата һәм ана төрләренең икесенең дә булуы шарт. РФ төбәкләрендә (Аурупа өлеше, Көнбатыш Себер) әлеге үсемлекнең ана төре генә күзәтелә. Элодея Татарстан сулыкларында орлык бирә алмый. Әмма яңа үсентеләр чыгарып үрчи. Файдасына караганда зыяны күбрәк.
Элодея якты вакытта суны кислородка баета, әмма караңгыда углекислый газ чыгара, балыкларны тончыктыра. Куе булып үскән элодея үсентеләре балыкларга комачаулый башлый. Сулыкны басып алып, тирәсендәге үсемлекләргә үсәргә бирми, үз согы белән аларны агулый. Черегән сабаклары суны пычрата.
Элодеяне юкка чыгару авыр. Агулау нәтиҗә бирми. Кисү-тырмап чыгу үсемлеккә тагын да куерак үсәргә этәргеч бирә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.