From Wikipedia, the free encyclopedia
Никола́й Миха́йлович Амо́сов (1913—2002) — Украина һәм ССРБ-ның торакаль хирургы, галим-медик, кибернетик, әдип.
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык |
Россия империясе СССР Украина |
Туу датасы | 6 (19) декабрь 1913 |
Туу урыны | Ольхово[d], Череповец өязе[d], Новгород губернасы, Россия империясе |
Үлем датасы | 12 декабрь 2002[1][2] (89 яшь) |
Үлем урыны | Киев, Украина |
Җирләнгән урыны | Байкове зираты[d] |
Балалар | Амосова, Екатерина Николаевна[d] |
Язма әсәрләр теле | рус теле |
Һөнәр төре | хирург, фәлсәфәче, табиб, врач-писатель, торакохирург |
Эшчәнлек өлкәсе | кардиохирургия[d], картбелем[d], трансплантология[d] һәм биялугик кибирнитикы[d] |
Эш урыны | Национальный институт сердечно-сосудистой хирургии им. Н. М. Амосова АМН Украины[d] |
Башкарган вазыйфа | СССР Югары Советы депутаты[d] |
Әлма-матер | Северный государственный медицинский университет[d] |
Академик дәрәҗә | медицина фәннәре докторы[d] |
Аспирант яки докторантлары | Авилова, Ольга Матвеевна[d] |
Шәкертләр | Авилова, Ольга Матвеевна[d] һәм Виктор Андрей улы Скумин |
Сугыш | Алман-совет сугышы |
Әгъзалык | Украина милли фәннәр академиясе[d] |
Бүләкләр | |
Кызыксынулары | кардиохирургия[d], трансплантология[d] һәм биялугик кибирнитикы[d] |
Николай Амосов Викиҗыентыкта |
Украина һәм ССРБ-ның торакаль хирург, галим-медик, кибернетик, язучы.
Торакаль хирургия һәм кардиология буенча новаторлык методика, саулыкка системалы мөнәсәбәт, геронтология буенча дискуссион эшләр, ясалма интеллект проблемалары һәм иҗтимагый тормышны рациональ планлаштыру авторы. 1953 елда медицина фәннәре докторы, 1969 елда Украинаның Милли фән академиясе академигы, 1973 елда «Социалистик Хезмәт Герое» исемнәренә лаек була.
Рус крестьян гаиләсендә, Новгород губернасы Череповецк өязенең Ольхово авылында туа[4]
12 яшьтән 18 яшькә кадәр Череповец мәктәбендә укый, аннары механика техникумын тәмамлап, механик була. Ярлы була, ялгыз яши.
1932 елның көзендә Архангельск шәһәренең агач кисү заводында эшчеләр сменасы начальнигы булып хезмәт юлын башлый. 1934 елда Галя Соболевага өйләнә һәм читтән торып индустриаль институтка укырга керә. Шушы ук елда үлеп кала.
1935 елда үзенең тәүге хатыны белән бергә Төньяк дәүләт медицина университетына (Архангельск медицина институты) укырга керә. 1939 елда аны яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Физиология белән шөгелләнергә уйлый, әммә аспирантурада хирургия буенча гына буш урыннар була. 1940 елда параллель рәвештә читтән торып, индустриаль институтта укып, отличие белән инженер дипломы ала.
Бөек Ватан сугышы вакытында күчмә госпитальдә хирург булып хезмәт итә. Аның кулыннан 40 000-дән ашу яралы үтә, 4000-дән ашу операция ясый[5][6].
1944 елда икенче тапҡыр — шәфкать туташы Лидия Васильевна Денисенко белән өйләнешә (12.12.1920—07.04.2014).[7]
1953 елның мартында докторлык диссертациясе яклый һәм Киев медицина институтының кафедрасын җитәкли. 1960 елда Кибернетика институтының бионика бүлеге җитәкчесе була. 1963 елның 17 гыйнварында Советлар Союзында йөрәк клапанына башлангыч митраль протезлау үткәрә[8].
1965 елда Н. М. Амосов йөрәк клапанына кече габаритлы протезларны имплантацияләү буенча уңышлы тәҗрибәсе турында белдерә[9]. Эксперименталь модельнең эш варианты куллану өчен Кирово-Чепецк химик заводына Медицина тематикасының махсус конструктор бюросына тапшырыла. А. Н. Бакулев исемендәге Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе фәнни үзәгендә узгарылган тәҗрибәле партиянең тикшеренүләре сөземтәсе нигезендә[10] һәм шулай ук Н. М. Амосов рекомендациялары буенча[11] җитештерүче бзавод конструкциягә үзгәрешләр индерә. Йөрәк клапанының кече габаритлы протезы «МКЧ-27» исемен ала.
1968 елда Н. М. Амосов Киев фәнни тикшерү институтында туберкулез һәм күкрәк хирургиясенә фән буенча директор урынбасары итеп тәгаенләнә. Бер вакытта ул (1955—1970 елларда) Врачларның белемен камилләштерү институтының күкрәк хирургиясе кафедрасын да җитәкли.
1983 елдан Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе институтының директоры була.
1962-1979 елларда Киев өлкәсеннән ССРБ Югары Советының Берлеге Советы 6-9 чакырылыш депутаты[12][13][14][15]. 1989—1991 елларда ССРБ халык депутаты.
1998 елның 29 майында Бад-Эйнхаузенда (Германия) Амосовка Herz- und Diabeteszentrum Nordrhein-Westfalen профессор Кёрфер тарафыннан операция ясала[7][16].
1998 елда Н. М. Амосов «Яхшы эшчәнлеге өчен» II дәрәҗә орден белән бүләкләнә[17].
2002 елның 12 декабрендә инфаркттан вафат була һәм Киевның Байково зиратында жирләнә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.