From Wikipedia, the free encyclopedia
Ревдар Садыйков (Ревдар Фәез улы Садыйков) – балет артисты, мөгаллим, Тукай бүләге иясе.
Ревдар Садыйков | |
---|---|
Туган телдә исем | Ревдар[1] Фәез улы Садыйков |
Туган | 20 гыйнвар 1937 Мишкә, Мишкә районы, Башкортстан АССР, ССРБ |
Үлгән | 1 гыйнвар 1989 (51 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Чехов урамы[2] |
Милләт | татар |
Һөнәре | балет биючесе |
Җефет | Наталья Садыйкова (1979 елга кадәр)[3] |
Бүләк һәм премияләре | (1973) |
1937 елда Башкортстан АССРның Мишкә районы Мишкә авылында әфисәр гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышын Литвада Алитус (рус. Олита) шәһәрендә каршылый. Бик яшьли ятим кала. Ташкәнттә ятимнәр йортында тәрбияләнә, хореография училищесын тәмамлый. Уку йортын тәмамлагач, Сарытау опера һәм балет театрында бии.[4]
1956 - 1977 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында аерым биюче, 1977 – 1980 елларда репетитор.
Ревдар Садыйков - бик яхшы әзерлекле һәм актёр таланты булган биюче.
20 еллык иҗат юлында театрның классик һәм милли балет репертуарыннан 40 тан артык спектаклендә ир-ат партияләрен бии. 19 яшендә «Шүрәле» балетында Былтыр партиясен ышанып тапшыралар. Партнёрлары - Нинель Юлтыева, Анна Гацулина[5].
|
|
Яраткан әйтеме: "Business before pleasure" (Башта эш, аннан уен)[3]
Татарстан АССРның халык артисты (1964), РСФСРның атказанган артисты (1970),
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1973) - Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган «Су анасы» балетында (Әнвәр Бакиров музыкасы) Алмай роле өчен.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.