Нинель Юлтыева
татар балет биючесе, балтемейстер From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Нинель Юлтыева, Нинель Давыт кызы Юлтыева (баш. Нинель Дауыт ҡыҙы Юлтыева, 1926 елның 3 феврале, ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа — 2014 елның 23 ноябре, РФ, ТР, Казан) — балет биючесе, мөгаллим, РСФСР (1957), БР (1995), ТР (1996) халык артисты.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1926 елның 3 февралендә Башкортстан АССРның башкаласы Уфа шәһәрендә, язучы Давыт Юлтый гаиләсендә туган. 1938 елда әтисе сәяси репрессия корбаны була, әнисе Фатыйма 10 ел Мордовия төрмәсендә үткәрә. 1935 – 1941 елларда Н. Юлтыева Ленинградта хореография училищесындә белем ала. Мөгаллимнәр Наталья Камкова (А. Ваганова шәкерте) һәм Александр Ширяев ятимә кызга ярдәм кулы сузалар. 1941 елда сугыш башлангач, укучыларны өйләренә тараталар. Уфада көтәр кешесе булмаса да, 15 яшьлек кызны Башкортстанның опера театрына эшкә билгелиләр. Рәсми рәвештә 1943 елдан Молотов (хәзерге Пермь) бию училищесындә укуын дәвам итә.1949 елда Ленинград бию училищесынең дипломын ала. 1968 елда шул ук уку йортының мөгаллимнәр бүлеген, 1972 елда Н. Римский-Корсаков исемендәге Ленинград дәүләт консерваториясенең балет куючылар бүлеген тәмамлый.
2014 елның 23 ноябрендә вафат.
Remove ads
Иҗаты
- 1941 - 1945 елларда Башкортстанның дәүләт опера һәм балет театры биючесе.
- 1946 - 1966 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әйдәүче биючесе һәм сәнгать җитәкчесе. Нәҗип Җиһановның Зөһрә балетында төп рольдә дебют ясый (1946).
- 1972 елдан Казан мәдәният институтында бию кафедрасы мөдире, профессор (1985).
- 1974 - 1977 елларда Мисырның башкаласы Каһирә шәһәрендә балет төркеменең сәнгать җитәкчесе.
- 1981 - 1983 елларда Венесуэланың башкаласы Каракас шәһәрендә Т. Кареньо исемендәге театрның балет куючы мөгаллиме. Атаклы биюче Хулио Бокка Н. Юлтыевада укый.[1]
- 1988 - 1989 елларда Мисырда Каһирә югары балет институтының сәнгать җитәкчесе.
- 1998 елдан Казан хореография училищесынең сәнгать җитәкчесе.
«Шәһрезадә», «Йокыга талган гүзәл», «Шопениана», «Баядерка», «Бакчасарай фонтаны» спектакльләрен куя.[2]
Илленче еллардан башланган мөгаллимлек эшчәнлеге бүген дә дәвам итә. Берничә йөз шәкерте институтларда, укуханәләрдә белем бирә, театрларда эшли, бию коллективларын җитәкли.[3]
![]() |
Биюченең сәхнә гомере бик кыска, диләр, ләкин бу сүзләр Нинель Юлтыевага кагылмый Нәҗип Җиһанов, ССРБ халык артисты |
![]() |
Төп партияләре
- Аврора («Йокыга талган гүзәл» П. И. Чайковский )
- Жизель («Жизель» А. Адан )
- Одетта («Аккош күле» П. И. Чайковский)
- Одилия («Аккош күле» П. И. Чайковский)
- Китри («Дон Кихот» Л. Минкус)
- Эсмеральда, Мария («Бакчасарай фонтаны» Б.Асафьев)
- Сөембикә («Шүрәле» Ф. Яруллин)
- Зөһрә («Зөһрә» Н. Җиһанов )
- Раушан («Раушан» З. Хәбибуллин)
- Сәрви («Алтын тарак» Ә. Бакиров )
- Зифа («Кисекбаш» Р. Гобәйдуллин)
- Зарифа («Тау хикәяте» А.Ключарев)[4]
Remove ads
Мактаулы исемнәре, бүләкләре
- Татарстан АССРның атказанган артисты (1953)
- РСФСР халык артисты (1957)[5]
- Татарстанның халык артисты (1996)
- Башкортстанның халык артисты (1995).
- Санкт-Петербургның фән һәм сәнгать Петр академиясенең хокукый әгъзасы[6]
- «Бию җаны» (Душа танца) халыкара бүләге иясе.
Хәтер
- 2023 елның 10 октябрендә Казанда, 16 ел директоры булган Казан хореография училищесы бинасы фасадында (К. Маркс ур., 63/25) истәлек тактасы куелган (авторы ― скульптор һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Зөлфия Мөхәммәтҗанова) [7].
Искәрмәләр
Чыганаклар
Тышкы сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads