җырчы, композитор, Тукай бүләге лауреаты (2008) From Wikipedia, the free encyclopedia
Роберт Андреев, Роберт Егор улы Андреев (1956 елның 31 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Баткак) — җырчы, композитор, Тукай бүләге (2008) һәм Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1997) иясе. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2002).
Роберт Андреев | |
---|---|
Туган телдә исем | Роберт Егор улы Андреев |
Туган | 31 март 1956 (68 яшь) Баткак, Сарман районы, Татарстан АССР, СССР |
Милләт | татар |
Әлма-матер | Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты |
Һөнәре | төзүче, җырчы, композитор |
Җефет | Мәдинә |
Балалар | улы, кызы |
Бүләк һәм премияләре | (2008) Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1997) Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2002) |
1956 елның 31 мартында Татарстан АССРның Сарман районы Баткак авылында туган.
1963 — 1965 елларда Баткак башлангыч, 1965 — 1971 елларда Салкын Алан сигезьеллык мәктәбендә белем ала. 1971 — 1975 елларда Әлмәт газ сәнагате техникумында «сәнагать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге ала. 1986 — 1991 елларда читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укый.
1975-1978 елларда Хәрби-Диңгез флотында хезмәт итә.
1978 елдан Әлмәттә төзелеш остасы булып эшли.
1982 елдан «Татнефть» ААҖ нең «Татнефть — газ эшкәртү» идарәсе «Ромашкино» санаториенда (Зәй районы) эшли: әйдәүче инженер, санаторий директорының күмәк эшләр өчен җаваплы урынбасары[1].
1986 елдан башлап, җырларга көйләр яза. Аеруча халык яратып тыңлый торганнары:
Роберт Рәкыйпов сүзләре, Роберт Андреев көе, Салават Фәтхетдинов репертуарыннан | |||
---|---|---|---|
|
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.