Салават Фәтхетдинов
җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Русиянең атказанган артисты, автоузышлар буенча халыкара класслы спорт мастеры From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Салават Зәки улы Фәтхетдинов (1960 елның 10 гыйнвары, Аксәет, Башкорт АССР) — җырчы, Татарстанның (1995) һәм Башкортстанның (2019) халык, Россия Федерациясенең атказанган (1991) артисты, автоузышлар буенча халыкара класслы спорт мастеры. Муса Җәлил премиясе һәм Тукай премиясе лауреаты. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының мактаулы профессоры (2017)[1]. Чистай (2020) һәм Казан (2020) шәһәрләренең мактаулы ватандашы.
Remove ads
Биография
1960 елның 10 гыйнварында Башкортстан АССРның Тәтешле районы Аксәет авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамак мәдәни агарту училищесында (хәзерге Башкорт җөмһүрият мәдәният һәм сәнгать колледжы) белем алган, берничә ел клуб мөдире булып эшләгән. Аннары Казан мәдәният институтының режиссерлар әзерләү бүлегенә укырга керә һәм 1989 елда тәмамлый. Шул ук елны «Татар җыры-89» конкурсы лауреаты була. Салаватка «Россия Федерациясенең атказанган артисты», «Татарстан Республикасының халык артисты» исемнәре бирелә, Тукай премиясе һәм Муса Җәлил премиясе лауреаты була. Моннан тыш, ул гер спорты буенча спорт мастерына кандидат, автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры титулларына да ия.
1993 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университетының театр, кино һәм телевидение факультетында актер осталыгы педагогы булып эшли; театр иҗаты кафедрасы профессоры (2013)[2].
2002 елдан ― Казандагы «Салават» яшьләр үзәгенең сәнгать җитәкчесе.
2021 елның мартында Татарстан мәдәният министры киңәшчесе итеп билгеләнгән, әлеге вазифаны җәмәгать башлангычында башкара[3].
Remove ads
Гаиләсе
Хатыны — Ләйсән, улы — Рөстәм, килене Рузия[4]. Кызлары — Лиана һәм Алина, кияүләре — Фердинанд һәм Марсель, оныклары — Хаят, Рәйхан, Жаннет.
Әнисе Тәклимә (Тәтешле районының Аксәет авылында яшәгән, 2024 елның 9 октябрендә 93 яшендә вафат)[5].
Дискографиясе
- (2019) 31 сезон — «Мин яратам сине...»
- (2018) 30 сезон — «Күңел көзгесе»
- (2017) 29 сезон — «Сагынам…»
- (2016) 28 сезон — «Һәр кешенең үз чоры, һәр заманның үз җыры»
- (2015) 27 сезон — «XXVII сезон»
- (2014) 26 сезон — «Икенче 25 еллыкның беренче сезоны»
- (2013) 25 сезон — «Беренче юбилей»
- (2012) 24 сезон — «24 ел сезнең белән!»
- (2011) 23 сезон — «Уйланырга урын бар әле…»
- (2010) 22 сезон — «22 ел сезнең белән!»
- (2009) 21 сезон — «И туган тел, и матур тел…»
- (2008) 20 сезон — «20 ел сезнең белән!»
- (2007) 19 сезон — «Салаватта кунакта»
- (2006) 18 сезон — «Әлегә соң түгел»
- (2005) 17 сезон — «Арыганчы җырлармын — туйганчы тыңларсыз!»
- (2004) 16 сезон — «Күгәрчен»
- (2003) 15 сезон — «15 ел сезнең белән!»
- (2002) 14 сезон — «Соңлама»
- (2001) 13 сезон — «Яшьлегем кырыкта»
- (2000) 12 сезон — «Сезгә илтә юлларым»
- (1999) 11 сезон — «Эх, каласы иде яшьлектә»
- (1998) 10 сезон — «10 ел бергә!»
- (1997) 9 сезон — «Дуслар булса кайгырма»
- (1996) 8 сезон — «Мин яратам»
- (1995) 7 сезон — «Соңгы мәхәббәт»
- (1994) 6 сезон — «Куңелеңә авыр алма»
- (1993) 5 сезон
- (1992) 4 сезон
- (1991) 3 сезон
- (1990) 2 сезон
- (1989) 1 сезон
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Россия Федерациясенең атказанган артисты (1991[чыганагы?])
- Татарстанның халык артисты (1995)
- Башкортстанның атказанган артисты (2010)
- Башкортстанның халык артисты (2019)[6]
- «Татар җыры» халыкара эстрада фестивале лауреаты (1989, 2002—2009).
- Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты (2003).
- Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты (2008).
- Сембер өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2010).
- Тәтешле районының Әнгам Атнабаев исемендәге премиясе лауреаты (2010).
- «Чистай шәһәренең мактаулы гражданы» (2020)[7].
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2020)[8].
- «Казан шәһәренең мактаулы гражданы» (2020)[9].
- 2нче дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены»ның медале ― ил мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүдәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[10].
- 2022 ― Халыклар дуслыгы ордены (Башкортстан) [11].
- 2025 ― «Дуслык» ордены (Татарстан) ― музыка сәнгатендә ирешкән казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен[12]
- 2025 ― Россия Президентының Рәхмәт хаты ― иҗтимагый әһәмиятле чараларга әзерләнүдә һәм уздыруда актив катнашуы өчен[12]
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Шулай ук карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads